Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Агромастер” компаниясе Башкортостан кунакларын кабул итте

25 гыйнвар көнне "Агромастер" компаниясе Башкортостан кунакларын кабул итте. Күрше республикадан килгән 60 кешелек делегация составында хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар бар иде. Чара компаниянең иң яхшы дилерларының берсе, җаваплылыгы чикләнгән "Техногарант" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Хәбиров башлангычы белән оештырылды.

Иң элек кунаклар Сарман аграр колледжында булдылар, заманча җиһазланган уку классларын, "Агромастер"да җитештерелүче техника макетын карадылар. Аннан соң делегация заводның үзенә килде. Металл эшкәртү, лазер белән металл кисү, агрегат җыю цехлары, роботлы ябыштыру комплексы, гильотина, буяу камерасын күрделәр. Күрсәтү мәйданчыгына яңа техника, "Geliomaster"ның светодиодлы продукциясе урнаштырылган иде.

Пленар өлештә "Агромастер" компаниясе продукциясе турында видеоролик күрсәтелде. Аннан соң "Техногарант" җәмгыяте белән эшләүгә нәтиҗә ясалды. 2017 елдагы сәүдә күләме күрсәткечләре буенча дилер арасында "Техногарант" өченче урынны били. Рәхмәт йөзеннән компания җәмгыятькә сервис хезмәте күрсәтү өчен комплект тапшырды.

Очрашу нәтиҗәсендә Башкортостанга 16 берәмлек техника кую турында алдан килешү төзелде.

Формаль булмаган шартларда узган йомгаклау өлешендә кунаклар чарадан канәгать калуларын белдерделәр, заводта үткән экскурсиядән соң туган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев