Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре укуда булды

Производствода бәхетсезлекләргә китерүче төрле күңелсез очраклар һәм яраланулар еш була. Бу җитәкчеләрнең, белгечләрнең һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау турындагы белемнәренең тиешле дәрәҗәдә булмавына, һөнәри авырулар һәм җәрәхәтләнүләр буенча профилактика эшенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавына бәйләп аңлатыла. РФ Хезмәт кодексы нигезендә эшкә алынган һәр яңа хезмәткәр хезмәтне саклау буенча махсус уку узарга тиеш. Әлеге максаттан Агробизнес кадрларын яңадан укыту буенча татар институты агропромышленность комплексы тармакларында эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр өчен хезмәтне саклау буенча укулар оештырды. 43 сәгатьлек курсларда районыбызның агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, инженерлары, агрономнары катнашты. Аларга курсларда уку турында таныклык тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев