29 августта узачак Татарстан Республикасы көненә һәм Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышланган бәйрәм программасы
9.00-9.30 - Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында кунакларны каршы алу
9.35 - район электр элемтәсе узелы скверын ачу
9.50 - Мөслим лицее ишегалдында экстрим паркны ачу
10.00-13.00 - бәйрәм ярминкәсе (район мәдәният йорты каршында сәүдә нокталары эшләячәк, җыр-биюле тамаша, "Мизгел" яшьләр үзәге каршында балалар өчен аттракционнар булачак)
10.10 - Мөслим урта мәктәбе территориясендә урнашкан спорт мәйданчыкларын ачу
10.30 - "Пушкин" скверын ачу (Пушкин һәм Гагарин урамнары киселешендә)
10.55 - "Хезмәткә дан" аллеясен ачу (Пушкин урамының хакимият бинасы каршында)
11.10 - Пушкин урамында урнашкан фонтанны ачу
11.25 - капиталь ремонт кичергән "Туган якны өйрәнү" музеен ачу
19.00 - "Яшьлек" спорткомплексында театральләштерелгән күренеш
19.15 - район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм котлавы, ТР Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы
19.30-21.00 - бәйрәм концерты (эстрада артисты Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның иҗат төркеменең чыгышы)
21.00 - бәйрәм салюты
21.15-23.30 - яшьләр өчен дискотека
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев