24 август 2015 яңалыклары
-
Иске Карамалыда узган урам бәйрәменә чит шәһәрләрлдән дә кунаклар кайткан
Иске Карамалы авылының Игенче урамында урам бәйрәме уздырылган. Кайчандыр шушы авылда туып-үскән авылдашлар Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Азнакай, Баулы районнарыннан бәйрәмгә кайтканнар.
-
Яшьләр Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үтте
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелде. РФ Президенты указы нигезендә үткәрелүче әлеге дата уңаеннан "Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Искра" активистлар хәрәкәте акция оештырды. Алар мөслимлеләргә Россия флагына кергән төсләрдән ясалган тасма бүләк итте.
-
29 августта узачак Татарстан Республикасы көненә һәм Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышланган бәйрәм программасы
9.00-9.30 - Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында кунакларны каршы алу
-
Маршрут автобусының тукталышлары һәм йөрү сәгатьләре
Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада район үзәге урамнары буйлап маршрут автобусы йөри башлады. Ул көненә 9 рейс ясый. Билет бәясе 15 сум.
-
МТВ 22.08.2015
-
Социалистик хезмәт герое Зәкәрия Кашаповның тормыш иптәше Рәхилә Кашаповага 90 яшь тулды
Баланлы авылында яшәүче 5 бала әнисе, социалистик хезмәт герое Зәкәрия Кашаповның тормыш иптәше Рәхилә Кашаповага 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән котларга килгән район җитәкчелеге РФ Президентының котлау хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды.
-
Пушкин скверында хәтта фильмнар да карап булачак
Билгеле булганча, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында республикада барлыгы 143 парк һәм сквер төзекләндерелергә тиеш. Аларның 75 ен яңадан төзү, ә 68 енә капиталь ремонт ясау күздә тотыла. "Парк һәм скверлар" программасы өчен бүлеп бирелгән акча күләме...
-
Вәрәшбашта юл да ремонтлана, буа да төзекләндерелә, чишмәләр дә тәртиптә
Бу җәйдә Вәрәшбаш авылы янында урнашкан буада күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Федераль программага нигезләнеп, республика бюджетыннан 2 млн 600 мең сумга буага бара торган юллар салынган, дамбалар, авария шлюзларына капиталь төзекләндерү үткәрелгән.