Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:6 юл-транспорт һәлакәте булган

Соңгы өч көндә җирлегебездә исерек килеш транспорт белән идарә иткән дүрт шофер тоткарланды. Аларның өчесе, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә кабат руль артына утырган. "Өч шоферга да җинаять эше кузгатылачак. Суд карары нигезендә аларга 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф яисә 200 сәгатьтән алып 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 2 елдан алып 7 елга кадәр рәшәткә артына утыру яный", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. 18 март көнне, һава торышы начар булу сәбәпле, район буенча барлыгы 6 юл-транспорт һәлакәте булды. Кешеләргә зыян килмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев