Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:5 юл-транспорт һәлакәте булган

31 декабрь, 1 гыйнвар көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 16 хәбәр керде. Алар арасында икесе - шәхси әйберләрне югалу, берсе - кинәт үлү очрагы, тагын берсе механик зыян күзәтелгән юл-транспорт һәлакәте белән бәйле. Медицина учреждениесеннән төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алу турында өч хәбәр керде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрүчеләр һәм көнкүрештә күзәтелгән тавыш-гаугалар турында да хәбәрләр алынды.

Яңа елның беренче атнасында 2-8 гыйнвар көннәрендә дежур частькә 33 хәбәр керде. Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды: машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, исерек хәлдә кабат руль артына утырган 63 яшьлек райондашыбызга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатылды, тикшерү эше бара.

Билгесез зат, Тойгельде авылындагы кибет тәрәзәсенең рәшәткәсен салдырып, тәрәзәсен ватып, кибеттән 8 шешә аракы һәм акча урлаган. Карак кибеткә үтеп кергәч, сигнализация эшли башлый. Урнаштырылган видеокүзәтү ярдәмендә каракның кем булуы ачыклана һәм кайнар эзләр буенча тоткарлана. Аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 2 нче бүлеге буенча эш кузгатылды, тикшерү бара.

Атна дәвамында җәмәгать тәртибен бозган өчен 172 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, вак караклык кылган, тиеш булмаган урыннарда спиртлы эчемлекләр кулланган, ялган юл белән махсус хезмәтләрне чакырган райондашларыбыз административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 159 беркетмә төзелде, аларның 6сы - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Яңа ел алды атнасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 173 беркетмә төзелгән иде, аларның 5се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Атна дәвамында - 3, яңа ел алды атнасында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда машиналар техник зыян алды.

2018 елның беренче атнасында җиде кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев