Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 3 юл-транспорт һәлакәте булган

6 февральдән 12 февральгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 40 хәбәр керде.

Тугаш авылында яшәүче хатын-кыздан кергән "2017 елның ноябрь аенда 5 баш каз югалды" дигән хәбәр буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе буенча эш кузгатылды. Шикле кешенең кем булуы ачыкланды, тикшерү бара.

Кергән хәбәрләрне эшкәрткәндә РФ Җинаять кодексын бозу очраклары ачыкланмады, җинаять эшләре кузгатылмады. Җинаятьчелекне кисәтү максатында төнге мобиль төркемнәр белән уздырылган рейд чаралары барышында административ тәртип бозулар буенча 172 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән һәм алкогольле эчемлекләр кулланган, вак караклык кылган гражданнар административ җаваплылыкка тартылды.

"Имин шәһәр" программасы кысаларында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә шоферлар һәм җәяүлеләр тарафыннан 13 хокук бозу очрагы ачыкланды. Һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, җәмәгать урынында исерек килеш йөргән гражданнар административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары, алдагы атна белән чагыштырганда, 28гә артты. Узган атнада барлыгы 163 беркетмә төзелде, аларның 2се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Барлыгы 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Узган атнада биш кинәт үлү очрагы теркәлде. Аларның дүртесе - өлкән яшьтәге кешеләр булса, берсе - яман шеш авыруыннан үлгән 68 яшьлек хатын-кыз. Ике суицид очрагы да күзәтелде: 11 февраль көнне 35 яшьлек ир-ат, үз фатирында кан тамырларын ачып, якты дөнья белән хушлашырга теләгән. Икенче очрак 12 февральдә теркәлде - 41 яшьлек хатын-кыз үз фатирында үзенә пычак белән кадаган. Ул район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Әлеге фактлар буенча материаллар тикшерү комитетына җибәрелде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев