Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 2 юл-транспорт һәлакәте булган

13 февральдән 18 февральгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 51 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 11 хәбәргә күбрәк.

19 февраль көнне мошенниклык турында хәбәр керде. Ул шәхси эшмәкәргә карата кылынган. Билгесез затның телефон номерына бер хатын-кыз алкоголь продукциясе өчен 46200 сум акча күчергән. Классик схема буенча алдарлар әлеге кешене төп башына утыртканнар - исеме белән эндәшкәннәр, аңа таныш фамилия һәм адресларны атаганнар. Шикләнсә дә, әлеге хатын-кыз акчаларны күрсәтелгән телефон номерына күчергән һәм шуннан соң гына полииягә мөрәҗәгат иткән. Ләкин бу вакытта инде мошенникның телефон номеры сүндереп куелган булган. Полиция хезмәткәрләре гражданнардан игътибарлы булуларын сорый - мобиль җайланмалар, банк карталары һәм реквизитлар аша акчаларыгызны үз итәргә теләүчеләрдән сак булыгыз! Акча күчергәнче, башта үзегезнең участок инспекторына яисә бүлек начальнигына шалтыратыгыз, һичшиксез, ярдәм күрсәтерләр. Мошенниклар үз корбаннарының каударланган вакытын кулланып, һаман өр-яңа ысуллар уйлап табалар һәм ашыктыралар. Провакациягә бирешмәгез, туктагыз!

Профилактик эш барышында һәм кергән хәбәрләрне эшкәрткән вакытта административ тәртип бозулар буенча барлыгы 117 беркетмә төзелде. Кеше кыйнаган, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, вак караклык кылган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгәннәр административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 104 беркетмә төзелде, аларның берсе - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Барлыгы 2 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

"Имин шәһәр" программасы кысаларында урнаштырылган видеокамералар ярдәме белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 очрак ачыкланды. Алар буенча гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде. Аларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев