Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: узган атнада ике җинаять эше кузгатылды

9 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 8гә күбрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды:

Мухан авылыннан исерек килеш чыгып киткән Әлмәт шәһәре кешесе төнлә Мөслим-Иске Чакмак юлында тоткарланды. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, исерек хәлдә кабат руль артына утырган 44 яшьлек егеткә РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатылды.

Шуганка авылында салмыш хәлдәге бер ир-ат танышының ияген сугып сындырган. Аңа РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе буенча эш кузгатылды.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 112 беркетмә төзелде. Аларның күбесе - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, тиешсез урыннарда алкогольле эчемлекләр кулланган өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 106 беркетмә төзелде, аларның 1се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Атна дәвамында 6 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

9-15 гыйнвар көннәрендә өч кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев