Мөслим-информ

Юлчы язмасы

Чаллыда эшләремне бетергәч, кайтырга чыктым. Орловка бистәсен үтеп, Минзәлә ягына борылдым. Бу тирәдә, гадәттә, шул якка кайтучы юлчылар басып тора. Бу юлы да берничә кеше бар иде. Янымда бер генә буш урын булганлыктан, бер читтәрәк ялгызы торучы яшь кыз янына барып туктадым. Ул, ишекне ачып, маршрутны сорады да, уңай җавап алгач: “Утыртасызмы?” – диде.

Кузгалып киттек. Шактый ара сөйләшми бардык. Бераздан кыз: “Гафу итегез”, – диде дә, пакет-сумкасыннан 1,5 литрлы сыра чыгарып, берничә йотым эчеп куйды. Аннан кабат уйга чумды. Озак тормый, тагын берничә йотым сыра эчеп куйды. 
– Тамак кибәмени?
– Кибә шул, – диде кыз коры гына.
Урамда алтын көз тантана итә. Эсселектән сусарга нигез юк кебек. Мин, кызны уйларыннан арындырырга теләп:
– Карагыз әле, табигать нинди матур! Сез дә көзләрне яратасызмы соң? – дидем.
Кыз, җавап бирәсе урынга, шешәсенә үрелде. Шунда юлдашымның йөзенә игътибар иттем. “Яшь кыз” дигәнем бик үк яшькә охшамаган. Чибәрлеккә төшеп калганнардан булмаса да, аңа инде 18-20 яшь кенә түгел иде. Күзләрендә сагыш сизелә.
– Сез, менә, көз дисез, матур, дисез. Күңелдә кара көз булганда матурлык күренәме соң? Олы кеше инде сез, тыйнакка да охшагансыз. Бәлки, сез берәр киңәш бирерсез? – диде юлдашым, тагын сыра йотып.
– Ә нинди киңәш кирәк соң сезгә?
– Миңа – 27 яшь. Тигез гаиләдә туып үстем. Дөрес, әти гаиләгә игътибар бирмәде, күбрәк читтә йөрде. Әни гел эштә булды. Без абыем белән үз иркебездә үстек, дияргә була. Дөресен генә әйткәндә, гаиләдә тиешле тәрбия булмады безгә. Бик яшьли зурлар тормышы белән яши башладым мин. Сүзнең нәрсә турында баруын чамалыйсыздыр. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, 16 яшьтә авырга уздым. Ә 17дә бала таптым. Кызыма хәзер – 10 яшь. 
Ул, сөйләвеннән туктап, тагын тамагын чылатып алды.
– Нишлисең, хатын-кызның авырга узуы, бала табуы – дөньяда була торган хәл, – дим, аның сөйләгәннәрен җитдигә алмыйча.
– Көлкегә алмагыз. Сез бит “самый главныен” белмисез, – ди кыз. –Мин, баланы әнигә калдырып, үз тормышым белән яшәүне дәвам иттем. Бу минем өчен акча эшләү ысулы иде. 
Авылча яшәп күнеккән акылым ачыклык кертә башлады кебек. 
– Кызым әнигә, ягъни әбисенә “әни” дип, ә миңа – әнисенә – “апа” дип дәшә. Элегрәк бу турыда уйланылмаган, җилбәзәклек көчле булган, күрәсең. Ә хәзер мин – ике ут арасында. Үзем тудырган балага “кызым” дип дәшә алмыйм. Мин ул турыда беләм, ә бала белми. Балама гомер буе “апа” булып яши алмыйм бит инде. Әни дә олыгаеп бара. Кайчан да булса балага бу турыда әйтергә кирәк булачак. Тик кайчан? Һәм ничек? 
Имәндә икән чикләвек! Мин телсез калдым. 
– Мин менә үзебезгә – әни янына, кызым янына кайтып барам. Ләкин кызым “әнием” дип кочакка ташланмаячак. 
Яшь ананың тавышы гына түгел, куллары да калтырый иде. Озак кына актарына торгач, юлдашым, сумкасыннан салфетка алып, яшьләнгән күзләрен сөртте. Сырасын эчеп бетергәч, тынычлангандай булды.
– Менә мин кызым янына кайтып барам, ә үземнең кызыма күчтәнәч алырга да акчам юк. Минем сезгә түләргә дә мөмкинлегем юк.
Салонда авыр тынлык урнашты. Бераз сүзсез баргач:
– Сездән сорыйсы килгәнем шул – 10 яшьлек балага: “Мин – синең әниең” – дип ничек әйтим?
Әйе, катлаулы сорау иде бу. Ана да бар, бала да. Ләкин рольләр алышынган. Беренче карашка чишелеше гап-гади кебек: һәр билгесезлекне ачыклыйсы. Ләкин ... бала бар! “Бала күңеле – пыяла, ялгыш кагылсаң – уала”, диләр. Нинди киңәш бирергә соң? Яшьлектәге җилбәзәклеген күңелендә бөреләнеп килүче аналык хисе кысрыклап бара түгелме? Балага дөреслекне ачарга соңга калмаганмы? Әллә иртәрәкме? Хакыйкатьне бала ничек кабул итәр?
Машина үз көенә баруын дәвам итә. Хүҗәмәтне дә үттек. Башта мең төрле уй. Һинд кинолары бер читтә торсын!
– Башта бу шөгылеңне туктат. Күңелеңә хуш килердәй эшкә урнаш. Әниең белән сөйләш! Киңәшләшегез. Балаңа якынаю юлларын эзлә. Аңа күбрәк игътибар бир. Берәр уңайлы очрак килеп чыкмасмы? Ләкин бик сак булырга кирәк: баланың күңелен яралый күрмә. Тормышыңны үзгәртү җиңел булмас, ләкин балаң хакына тырышырга кирәк. 
Мин шулайрак фикер йөрттем. Кыз үзе дә тынычланып калды кебек. Аны автобус тукталышында калдырдым һәм бераз акча суздым:
– Кызың янына буш кайтма. Берәр күчтәнәч ал!
... Чаттан борылсам, килеш-кыяфәте белән авыл кешесенә охшаган бер абый басып тора. Туктадым. Ишекне ачып:
– Кая юл тотасың? – дип сорады.
– Мөслимгә.
– Ярар, юлны әзрәк кыскарта торыйк, – дип, кереп тә утырды.
Юлдашымның машинага җиңеллек белән утыруына игътибар иттем. Уйларымны сизгәндәй:
– 35 ел шофер булып эшләдем, – дип әйтеп куйды. – “Трудовой”да бер генә язу минем – эшкә керү турында. Башка язу юк. Армиядән кайткач эшкә кергән идем, пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем.
– Кайда эшләдегез соң сез, абый?
– РТСта. Исемен үзгәрттеләр аның, “Сельхозтехника” булып калды ул.
– Нинди машинада эшләдегез?
– ГАЗ-52дә башладым, аннары – ГАЗ-53тә, ЗИЛ-130да. Иң күбе “Урал”да эшләдем, әйбәт машина ул.
Эшли торган җиремдә ЗИЛ-131 машинасы бар, шуның двигателен кабыза алмыйлар. Белер-белмәс килеш свеча проводларын бутап бетергәннәр. Шуңа абзыйдан сорыйсы иттем:
– ЗИЛ машинасының зажиганиесен ничек дөрес көйләп була ул? Аны беләсезме?
– Ничек белмәскә?! Бик яхшы беләм, – дип, шофер абый мәсьәләне бөтен нечкәлекләре белән аңлатып бирде. 
– Район үзәгендә яшисезме? – дим, әңгәмәне дәвам итмәкче булып.
– Юк, авылда яшим. 
– Гаиләгез беләндер бит?
– Юк, берүзем. Моңарчы әнкәй белән яшәдек. Былтыр әнкәй үлде, 91 яшьтә иде.
Техника, эш турында ачылып сөйләшкән абзый, шәхси темага күчкәч, көрсенеп куйгандай булды.
– 35 ел буе район үзәгенә йөреп эшләмәгәнсездер бит? – дип сорап куйдым.
– Башта тулай торакта яшәдем. Аннан – бер бүлмәле, яңадан ике бүлмәле фатир бирделәр. Өйләндем. Ике улыбыз туды. Хатын әйбәт булмады минем. Юктан да тавыш чыгара иде. Югыйсә тапкан-табынганны өйгә алып кайтып тордым. Барыбер җитмәде. Пенсиягә чыккач, авырып киттем. Операция ясаттым. “Инвалид карап ятар хәлем юк”, – дип, фатирымнан куып чыгарды. Әткәй күптән вафат, шуңа әнкәй янына кайтып яши башладым.
– Фатир хатынныкымыни?
– Юк, минеке. Әле алай гынамы, судка биреп, квартплатаны миңа түләттерергә дигән карар чыгарттырды. Судьяларны да үз ягына аударганмы соң?! Хәзер менә тормаган фатир өчен ай саен 3 меңләп акча түләп барам.
– Анысы ни дигән сүз тагын?
– Пропискада шунда торам бит. Пропискада булгач, түләргә тиеш, диделәр. Әнкәй исән чагында җиңелрәк иде. Акча мәсьәләсендә әйтәм. Хәзер 14 мең пенсиямнең өч меңе тегеңә китә.
– Ә малайлар нәрсә?
– Малайларны миңа каршы котырта, алар әниләренең сүзеннән чыкмый. Миңа “әти” дип тә эндәшмиләр. Менә шулай, энекәш. Йомшак табигатьле мин, әнкәйгә охшаганмын. “Йомшак агачны корт баса”, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Ә әткәй усал иде. Әзрәк салып алса, өйдә куну юк иде. Бәләкәйдән куркып үскәнгә шулай булдым микән. Гаиләдә минем сүз сүз булмады. 
Күн кепкасын бер салды, бер киде абзый. Күңел сандыгын ачу җиңел түгел иде аңа. Туктау белән кесәләрен капшый башлаганын күреп:
– Юк, юк, абзый, бер нәрсә дә кирәк түгел. Исән-сау кайтып җитегез! Үзегезне саклагыз! Бик бетеренмәгез, – дидем. Авыр уйларын җиңеләйтердәй башка сүз тапмадым.
– Үзеңә рәхмәт, үскәнем. Үзең дә исән-имин йөр. Күптән болай ачылып сөйләшкән юк иде, әзрәк җиңел булып китте, – диде абзый, саубуллашып.
Тәгәрмәчләр үз көенә алга тәгәри. Кирәк бит, ә! Бер көнне туры килүен әйт! Ике шәхес – ике төрле язмыш. Дөньясы чуар булган кебек, язмышлар да төрле. Араларында охшашлык та бар шикелле. Икесенең дә балалары бар. Берсе “кызым” дип әйтергә тилмерә, икенчесенең балалары “әти” дип дәшмиләр. Нигә алай? Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар, югыйсә. Болар кайда ялгышканнар? Киләчәктә аларны ни көтә? Сораулар күп. Җавабы гына юк.
Булат Кәримов. 
Мөслим.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: