25 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Ләлилә
(Дәвамы. Башы 8, 15 сентябрь саннарында). Расиха баланы өйгә алып кайтып китте. Рәмилә барысын да: өен, әбисен, әтисен, апайларын, абыйсын бик тә сагынган иде. Бу әле кызның өйдән, гаиләдән беренче тапкыр озакка аерылуы иде.
-
Лимфа бизләрен чистарту
Лимфалар организмдагы барлык органнарның, барлык тукымаларның эшчәнлегенә бәйле икән. Организмнан токсиннар, шлаклар нәкъ шул лимфа бизләре хисабына чыгарыла.
-
Боз сарае да булыр әле
“Яшьлек” спорткомплексында воркаут зоналы спорт паркы ачылды.
-
Прививка ясаттыңмы?
Район үзәк хастаханәсенә гриппка каршы вакцина кайтты.
-
Юлчы язмасы
Чаллыда эшләремне бетергәч, кайтырга чыктым. Орловка бистәсен үтеп, Минзәлә ягына борылдым. Бу тирәдә, гадәттә, шул якка кайтучы юлчылар басып тора. Бу юлы да берничә кеше бар иде. Янымда бер генә буш урын булганлыктан, бер читтәрәк ялгызы торучы яшь кыз янына барып туктадым. Ул, ишекне ачып, маршрутны сорады да, уңай җавап алгач: “Утыртасызмы?” – диде.
-
Спортка тартылганнар сынатмый
Тормышын спорт белән бәйләрмен дип күз алдына да китермәгән Марат Габидуллин бүген чемпионнар тәрбияли.
-
Бездә шундый хәлләр бар
– Көз иртә килсә дә, бакча эшләре һаман дәвам итә әле. Табак-табак яшел помидорны нишләтергә белгән юк! Язын, утыртканда, әз кебек, әле җәен дә помидорлар үскәнче уңыш булмас кебек тоела, көз җиткәч, кая куярга белми интегәбез.
-
Татарстан варислары
Мөслим лицеенда 5 сыйныф укучылары тантаналы төстә Татарстан варислары сафына кабул ителде.
-
Яшелләндерәләр
Узган атнада Баланлы авыл җирлегендә 140 маньчжурия чикләвеге агачы утыртылды.