Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйләү күрке сөт белән

"Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасында уңганнар хезмәт куя. Биредә ел башыннан һәр сыердан уртача 2087 кг сөт савылган, узган елның шушы чорында бу күрсәткеч нибары 1720 кг булган. Савымчылар Фәнзирә Сәлахова, Вәсилә Гыйниятуллина, Наилә Гайфуллина, Тәзкирә Мәгъсүмова, Илгизә Шәрифуллина, Дәрия Бакирова, Зөлфия Яманаева һәм Гүзәлия Әхәтова эшләрен булсынга дип башкаралар....

"Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасында уңганнар хезмәт куя. Биредә ел башыннан һәр сыердан уртача 2087 кг сөт савылган, узган елның шушы чорында бу күрсәткеч нибары 1720 кг булган. Савымчылар Фәнзирә Сәлахова, Вәсилә Гыйниятуллина, Наилә Гайфуллина, Тәзкирә Мәгъсүмова, Илгизә Шәрифуллина, Дәрия Бакирова, Зөлфия Яманаева һәм Гүзәлия Әхәтова эшләрен булсынга дип башкаралар. Аларның тырышлыклары саннарда чагыла - бер сыерга айлык уртача савым 424 кг тәшкил итә. Лаборантка Эльмира Гыйздәтуллина коллективның һәрбер кешесен аерым мактап телгә алды. "Көтүчеләребез Азат Нуруллин, Илмир Фәттахов, Дмитрий Фролов, Илгизәр Нәбиев вазыйфаларына намус белән карыйлар. Операторыбыз Айрат Исламов та - тәҗрибәле белгеч", - ди ул. Җәйләүдә нәтиҗәле эш өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Маллар табигый үләндә һәм терлек азыгы өчен чәчелгән махсус көтүлекләрдә йөртеп ашатыла. Көтүдән кайтуга һәр сыерга 4,5 кг исәбеннән фураж бирелә, суы-тозы алларында.

Биш айда фермада 75 бозау алынган. Август-сентябрь айларында күпләп үрчем алу башланачак, диләр. Савым сыерлары көтүен яңарту-тулыландыру максатында таналар үстерү җайга салынган. Бүгенге көндә шундый 114 таналары бар. Аларны Николай Ишинбаев, Мансур Галиев көтә. Таналарның 68 е инде бозауларга тиеш. Яңа туган бозауларны, савымчылар бер ай караганнан соң, әниле-кызлы Зөлфия һәм Ләйсән Фәтхуллиналар, терлекче Дамир Мостафин җаваплылыгына тапшыралар. Бу фермада күптән түгел генә эшли башлаган ясалма орлыкландыру технигы Зилә Муллашова да коллективның үз кешесенә әверелгән. Нәсел эше зур төгәллек һәм учет эшен дөрес алып баруны таләп итә. Зилә исә әлеге сыйфатларның барысына да ия. Ветеринария табибы Рафис Хәйбрахманов та: "Уртак тырышлык, бердәм булып эшләү куанычлы нәтиҗәләргә китерә", - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев