30 май 2016 яңалыклары
-
"Рябинушка" фольклор ансамбле "Каравон" фестивалендә катнашып 300 мең сумлык сертификатка лаек булды
29 майда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале узды. Фестивальдә безнен Михайловка авылы "Рябинушка" фольклор ансамбле катнашты һәм Президентның Рәхмәтен белдереп Фәрид Мөхәметшин коллективка 300 мең сумлык сертификат тапшырды.
-
Матбугат үзәге хезмәткәрләре бүләкләнде
27 май көнне Матбугат үзәге коллективы үзенең профессиональ бәйрәмен билгеләп үтте. Матбугат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котларга район башлыгы Рамил Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов һәм оештыру бүлеге белгече Марина Бәдретдинова килде. Район башлыгы Матбугат үзәге директоры Рөстәм Зәкиевка,инженер Рамил Зәкиевка район башлыгының "Рәхмәт хаты"н,кадрлар бүлегенең җаваплы хезмәткәре Римма...
-
Балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк
3 июньгә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк. Мөслим районында республика гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалына 2-59-62 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Фотосүрәт интернет челтәреннән алынды.
-
Күп кенә авылларда ут булмый
2 июнь көнне иртәнге 8.00 тән кичке 18.00 сәгатькә кадәр, Иске Сәет, Яңа Сәет, Тат.Бүләр, Исәнсеф, Исәнсеф-Чишмә, Үрәзмәт, Яңа Үрәзмәт, Кырынтау, Усаклык, Мари Бүләр, Октябрь авылларында подстанциядә капиталь ремонт эшләре уздырылу сәбәпле ут булмый, дип хәбәр итәләр электр челтәрләре җәмгыятеннән.
-
Җәйләү күрке сөт белән
"Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасында уңганнар хезмәт куя. Биредә ел башыннан һәр сыердан уртача 2087 кг сөт савылган, узган елның шушы чорында бу күрсәткеч нибары 1720 кг булган. Савымчылар Фәнзирә Сәлахова, Вәсилә Гыйниятуллина, Наилә Гайфуллина, Тәзкирә Мәгъсүмова, Илгизә Шәрифуллина, Дәрия Бакирова, Зөлфия Яманаева һәм Гүзәлия Әхәтова эшләрен булсынга дип башкаралар....
-
Уттан калмый
Бәла-казаны беребез дә чакырып китермибез. Ул күп очракта үзебезнең ваемсызлык аркасында була. Май аенда районда ике янгын очрагы теркәлгән. 1 май көнне Дусай авылында мал сарае яна. Фаҗига көндез булу сәбәпле, мал-туарга зыян килми. Яңа Сәфәр авылында 23 көнне мунча яна. Ике очракта да, янгын линияләрдә кыска ялганыш нигезендә чыга....
-
МТВ 27.05.2016
-
"Туган як" – беренче
Чәршәмбе көнне районда терлек азыгы әзерләү техникаларының һәм сенаж-силос базларының сезонга әзерлеген бәяләү буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Белгечләр иң югары бәяне "Туган як" агрофирмасына бирде.