Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Язылдым һәм оттым!”

Бүгенге көндә 99 газета һәм 21 журнал нәшер итүче "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте составында 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар эшли. Халыкны кызыксындыру йөзеннән җәмгыять әбүнәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" конкурсы үткәрде. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына...

Конкурс 2014 нче елның 10 октябреннән 31 декабренә кадәр барды. Бүген инде аның нәтиҗәләре дә билгеле булды. Төп бүләк - айпадны Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев алды. Ул 5449 сумлык газета-журналларга язылган. Конкурсның өстәмә бүләге - "Samsung" фотоаппаратын өч әбүнәче отты. Тагын 50 кешегә - 500әр сумлык канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләге бирелде. Алар арасында райондашыбыз - Иске Вәрәш авылында гомер итүче Рөстәм Нуриев та бар. Җырлар иҗат итүче якташыбыз икенче ел рәттән электрон почта аша матбугатка языла. "Шушы рәвешле язылу вакытны да экономияли, озын чиратларга да чик куя. Иң мөһиме - өйдән чыгып йөрисе юк, интернетың гына эшләсен", - ди Рөстәм Нуриев. Без аны ихластан җиңүе белән тәбрик итәбез. Алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев