20 февраль 2015 яңалыклары
-
Шәхси эшмәкәр Фаит Шәймурзин техник базасын яңарта
Шушы көннәрдә шәхси эшмәкәр Фаит Шәймурзин өр-яңа суыткыч алып кайтты. 10 тонна сыйдырышлы әлеге автомат режимга көйләнгән, ягъни үзе кирәкле температураны саклый, соңыннан үз-үзен чистарта. Шулай ук эшмәкәр яңа "ГАЗ-53" машинасы да алырга планлаштыра.
-
Экономиягә йөз тотып
2014 ел дәвамында электр энергиясен экономияләү программасы буенча 18 торак пунктка 5 млн сумлык 384 яктырткыч урнаштырылган. Быел да, бу юнәлештә эшне дәвам итеп, 5 млн сумга урам яктырткычлары кую планлаштырыла.
-
Җәяүлеләргә юл бир!
Республика күләмендә "Җәяүлегә юл бир!" акциясе бара. Ункөнлек кысаларында җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләр ачыклана. Район буенча әлеге төр кагыйдәне бозган өчен 11 шоферга һәм 9 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелгән.
-
"Сабак булсын" (18.02.2015)
-
"Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылап" (18.02.2015)
-
“Язылдым һәм оттым!”
Бүгенге көндә 99 газета һәм 21 журнал нәшер итүче "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте составында 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар эшли. Халыкны кызыксындыру йөзеннән җәмгыять әбүнәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" конкурсы үткәрде. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына...