Реклама
Республика күләмендә "Җәяүлегә юл бир!" акциясе бара. Ункөнлек кысаларында җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләр ачыклана. Район буенча әлеге төр кагыйдәне бозган өчен 11 шоферга һәм 9 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелгән.
Моннан тыш 11-18 февраль көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 148 беркетмә төзелгән. Шуларның 3се - исерек хәлдә руль артына утырган шоферга, 4 машинада балалар креслосы булмаган. Бу чорда механик зыян белән 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз