Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташларыбызның якты эзләре

Мөслим районын яңадан торгызу комитетын җитәкләгән һәм, район оешкач, 1965-1985 елларда КПССның район комитетын җитәкләгән Рәис Хәбибуллинның истәлек кичәсе тамашачыларда җылы хисләр калдырды. Район башлыгы Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, тәҗрибәсен, тормышын шушы җирлеккә багышлаган беренче секретарьның фидакарь хезмәте һәрберебезнең күз алдында. Әхсән Шәрипов, Рөстәм Шәрипов, Гөлчирә Вәлитова, Илгиз Низамов, Мизхәт...

Мөслим районын яңадан торгызу комитетын җитәкләгән һәм, район оешкач, 1965-1985 елларда КПССның район комитетын җитәкләгән Рәис Хәбибуллинның истәлек кичәсе тамашачыларда җылы хисләр калдырды. Район башлыгы Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, тәҗрибәсен, тормышын шушы җирлеккә багышлаган беренче секретарьның фидакарь хезмәте һәрберебезнең күз алдында. Әхсән Шәрипов, Рөстәм Шәрипов, Гөлчирә Вәлитова, Илгиз Низамов, Мизхәт Нәбиев һәм Хатыйп Хәйбрахманов таләпчән җитәкче кул астында эшләгән вакытларын искә алдылар. Тамашачылар арасында лаеклы ялдагы укытучылар да бар иде. Алар Мөслим телевидениесе әзерләгән видеосюжет аша Рәис Хисамовичның хатыны - Мөслим урта мәктәбендә математика укыткан Тәскирә Хәниповна белән очрашты. Кичәгә гаиләсе белән Р. Хәбибуллинның улы Рамил да кайткан иде. Ул әтисе турында якты истәлекләр саклаган якташларына, кичәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Ахырдан да халык тиз генә таралырга ашыкмады, туган якны өйрәнү музее коллективы тырышлыгы белән булдырылган, хәзер инде тарихига әйләнгән экспонатлар белән танышуны дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев