5 февраль 2016 яңалыклары
-
Балигъ булмаган кызына исерткеч эчемлек салып бирүдә гаепләнгән әти кешегә 4 мең сум күләмендә административ штраф салынган
Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде. Балигъ булмаганнарны хезмәткә урнаштыру, ведомствоара исәптә торган гаиләләрдәге гражданнарны һәм уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны эш урыннары белән тәэмин итү турында хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов...
-
МТВ 3.02.2016.
-
Якташларыбызның якты эзләре
Мөслим районын яңадан торгызу комитетын җитәкләгән һәм, район оешкач, 1965-1985 елларда КПССның район комитетын җитәкләгән Рәис Хәбибуллинның истәлек кичәсе тамашачыларда җылы хисләр калдырды. Район башлыгы Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, тәҗрибәсен, тормышын шушы җирлеккә багышлаган беренче секретарьның фидакарь хезмәте һәрберебезнең күз алдында. Әхсән Шәрипов, Рөстәм Шәрипов, Гөлчирә Вәлитова, Илгиз Низамов, Мизхәт...
-
Метрәй халык театры Башкортстанга юл тотты
Метрәй халык театры гастрольгә чыкты. Ркаил Зәйдулланың "Пачпортлы Шәүрәле" комедиясен метрәйлеләр бүген Башкортстанның Илеш районы Сеңрән һәм Кадер авылларында куя. Сеңрәндә спектакль Казан вакыты белән 16.00 сәгатьтә, кадердә 18.00 сәгатьтә башлана. Башкортстанда яшәүче туганнарыгызга, дусларыгызга хәбәр итә аласыз.
-
Тормыш дәресләре" кысаларында
Мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" кысаларында очрашулар дәвам итә. Мөслим лицеенда "Мин кечкенә җитәкче", " Карьера төзү. Уңышлы һөнәр серләре" дигән темага 1-4 класс укучылары белән очрашуга үзәкләштерелгән китапханә җитәкчесе Лилия Садриева, 5 классларга мәгариф бүлеге методисты Лилия Галимова килгән. 7-9 класслар белән район Советы депутаты Зөлфия Хәкимова очрашкан, 10-11 сыйныфларда Район...
-
"Мафия" уенына чакырабыз
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Очкын" хәрәкәте активистлары белән берлектә "Мафия" уенын оештыралар. Уен 18:00 сәгатьтә "Дуслар -клаб" та булачак дип хәбәр итәләр безгә "Мизгел"яшьләр үзәге белгечләре.
-
Поликлиникада ремонт финал өлешенә җитте
2015 елның июнь аенда үзәк поликлиника өлешендә капиталь ремонт башланып киткән иде. Бүгенге көндә ремонт финишка килеп җитте дияргә була. Ремонт барышы белән танышырга, һәм килеп чыккан сорауларны хәл итү буенча район башлыгы Рамил Муллин "Евростиль" подряд оешмасы эшчеләре белән чираттагы очрашу уздырды. Капиталь ремонтның сыйфаты карарга ТР Баш инвестицион-төзелеш...