Реклама
Бу җәйдә Вәрәшбаш авылы янында урнашкан буада күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Федераль программага нигезләнеп, республика бюджетыннан 2 млн 600 мең сумга буага бара торган юллар салынган, дамбалар, авария шлюзларына капиталь төзекләндерү үткәрелгән.
Авыл халкы көче белән якын-тирә агачлыклар корыган агачлардан чистартылган, Иске Вәрәш авылының "Дуслык" чишмәсенә косметик, авыл эчендәге күпергә ремонт ясалган. Ике авылга да светодиодлы лампалар урнаштырылган. Бүген бюджет оешмасында эшләүче хезмәткәрләр "Органик-групп" җәмгыятенең Вәрәшбаш бүлекчәсендә ындыр табагында ашлык чистартуда ярдәм итәләр, дип хәбәр итәләр Вәрәшбаш җирле үзидарәсеннән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз