Мөслим-информ

Узган ел район бала тудыру бүлеге капиталь ремонт кичерде

Районның бала тудыру бүлегендә ел башыннан 18 сабый дөньяга тәүге авазларын салган. "Кызмы ул, әллә малаймы - һәр бала кадерле, көтеп алынган! Әниләрнең шатлыктан балкыган йөзләренә, бәхеттән нур чәчкән күзләренә карыйбыз да, ул сөенечле мизгелләрнең дәвамлы булуын телибез", - ди районның акушер-гинекологы Люция Идрисова. Узган ел район үзәк хастаханәсе, шул...

Районның бала тудыру бүлегендә ел башыннан 18 сабый дөньяга тәүге авазларын салган. "Кызмы ул, әллә малаймы - һәр бала кадерле, көтеп алынган! Әниләрнең шатлыктан балкыган йөзләренә, бәхеттән нур чәчкән күзләренә карыйбыз да, ул сөенечле мизгелләрнең дәвамлы булуын телибез", - ди районның акушер-гинекологы Люция Идрисова. Узган ел район үзәк хастаханәсе, шул исәптән, бала тудыру бүлеге капиталь ремонт кичерде. Танымаслык булып үзгәргән бүлектә яңа җиһазлар булдырылды. Спонсорлар һәм хөкүмәтебез ярдәме белән чишенү бүлмәсенә шкафлар, балаларга яңа төр аппаратлар - кювез, ясалма сулыш алдыру аппаратлары, кан басымы, пульс, йөрәк тибешен тикшерүче мониторлар, ясалма сулыш һәм кислород бирү аппараты, биләү өстәле алынды. Районда бала табу өчен бөтен мөмкинлекләр була торып та, яшь әниләрнең шәһәргә бала табарга китүләре генә аңлашылмый. Шәһәргә китеп бәбиләүче әниләр райондагы бала тудыру бүлегенең ябылу куркынычын көчәйтә генә. Ник дигәндә, елына 150 дән дә кимрәк бала туган бүлекләр киләчәктә ябылачак. Мондый очракта район үзәкләрендә бер генә дежур койка эшләячәк. Чит җирдә, беркем сине һәм син аларны белмәгән мохиттә бәбиләве җиңел түгелдер, дип уйлыйм. Фәлән мең акчалар түләп бәбиләгән әниләрнең урын булмыйча, шәһәр бала тудыру бүлекләрендә коридорда ятканнарын да, бала тапкач шәфкать туташларының баланы тулысынча синең карамакка калдырып чыгып китүләрен дә белеп торабыз, югыйсә. Үзебезнең районда барыбер дә кешелеклелек сыйфатлары өстенлек итә. Бала да төрә белмәгән яшьләргә баласын төреп тә бирәләр, еласа - күтәреп тә йөриләр. Әниләргә киңәшен дә бирәләр, сөт төшеп шешә башлаган күкрәкләренә массаж ясарга да авырыксынмыйлар. Һәм боларның барысы да - түләүсез. Чыннан да, әниләргә дә, балаларга да шундый уңайлыклар тудырылганда нигә читкә китеп бәби таба әниләребез? Тулгак башлангач, табибның күрсәтмәләрен төгәл үтәгәндә, үзең турында түгел, ә туачак балаң, аның да тулгак башланганда җан-фәрман килеп якты дөньяга килергә изаланганы турында күбрәк уйласаң, бала тудыру процессы күпкә җиңелрәк булыр иде. Ике бала тапкан әни буларак, шуны әйтәсем килә: табиб-гинеколог та, аңа ярдәм итүче акушер да ул минутларда ике гомер өчен бердәй көрәшә, баланың сау-сәламәт булып җир йөзенә аваз салуын тели, әнинең хәлен җиңеләйтергә тырыша. Кайбер очракта көчәнчек булмаска да мөмкин, ул чакта табиблар башка чараларны күрә. Тик кычкырып-елап, көчәнергә куркып ятучылар һәр минутның кадерле булуын аңлап җиткерми, күрәсең. Ахыр чиктә табиблар баланы "сыгып" алырга мәҗбүр була.

Мөслимдәге бала тудыру бүлегенең санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килерлек итеп эшләве өчен уздырылган кыйммәтле ремонт күктән төшкән бәхет кебек булды. Йөклелек чорында һәм бала табу вакытында медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту максатында алынган җиһазлар да яңа мөмкинлекләр ача. Хәзер бала тапкан әниләргә УЗИ үткәрелә. Бу исә, соңгылык калу куркынычыннан азат итеп, тиз арада чара күрү мөмкинлеге бирә. Бала табуга кадәр госпитальләштерү дә индивидуаль хәл ителә. Райондагы йөкле һәм бәби табучы хатыннар, алдан телефон буенча консультация алып, тиз арада яки планлы рәвештә ашыгыч медицина ярдәме машинасында перинаталь үзәккә озатылалар. Акушерлык патологиясенең куркынычлык дәрәҗәсе уртача булган бәби табучылар Түбән Кама һәм Әлмәт перинаталь үзәгенә юллана, куркынычлык дәрәҗәсе югары икән - республика клиник хастаханәсенә. Гинекология бүлеге базасында хатын-кызларга бәби табу вакытында һәм тапканнан соңгы чорда экстрен медицина ярдәме күрсәтү өчен бала тудыру залы җиһазланган. Район үзәк хастаханәсенең һәм тудыру бүлегенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә хатын-кызлар консультациясе эше дә активлашты. Табиблар йөкле хатыннарда акушерлык патологияләре һәм вакытыннан алда бала табу куркынычын киметү һәм булдырмау буенча профилактик эш алып баралар. Йөкле хатыннарны юллама белән Яр Чаллы шәһәренең "Радуга" санаториена җибәрү дә оештырылган. Елына 18 йөкле хатын сәламәтлекләрен ныгытып, биредә дәвалану алып, ял итеп кайта. Нәрсә генә әйтмә, хатын-кызның күркәм йөклелек чорын тыныч һәм матур итеп үткәрәсе, сау-сәламәт бәби табып, якыннарын сөендерәсе килә. Яшь кызлар бу адымга уйлап, ныклы әзерлек белән барсыннар иде. Сабыйлар, гаиләләрдә көтелгән куаныч булып, шатлык өстәп, күп итеп, тигезлектә тусын! Бала тудыру бүлеге дә, өйләребез дә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә аларның шат авазларыннан яңгырап торсын! Кадерләп-назлап үстергән әти-әни һәм әби-бабайларының гына түгел, районыбызның да киләчәге бит алар!

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: