21 апрель 2016 яңалыклары
-
Күпкатлы йортларда капитал ремонт эшләре башланып китте
Тукай 19 йорт адресы буенча күпкатлы йортта капитал ремонт эшләре башланып китте, бинаның фасад өлеше металлосайдинг белән тышлана. шулай ук подъездга керү өлеше, козырек эшләнәчәк.
-
Басуда ашлама чәчәләр
-
"Яшь бөреләр" район фестивале тәмамланды
20 апрель көнне район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Ай дәвамында зоналарда 700 яшь талантлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Зона турында җиңү яулаган, иң иңнәр Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында гала-концертта катнашырга хокук алдылар. Концерт өч яшь категориясендә узды. 3 сәгать дәвамында районыбызның яшь талантлары җыр-бию, сәнгатьле укулыры белән...
-
Депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узачак
Бүген район мәдәният йортында РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу була. Мөслим районы мәйданчыгында сайлаучылар каршында чыгыш ясарга биш кандидат теләк белдергән. Кандидатлар сайлау алды программасы белән таныштырачак. Соңыннан аларга сорау бирү мөмкинлеге дә булачак. Очрашу бүген 17.00 сәгатьтә башлана. Барыгызны да очрашуга көтеп калабыз.
-
Урамда сатучы әбиләргә махсус сәүдә урыны булачак
Яшелчә, чәчәк рассадаларын үстерүчеләр, үзләре җитештергән сөт продуктлары белән сату итүчеләр моңа кадәр үз продукцияләрен урамда кибет тирәләрендә тәкъдим итә иде. Хәзер үз продукциясен сатучылар өчен махсус урын булдырылачак. Әлеге базар Мөслимнең Первомайская урамында, элеккеге гаражлар территориясендә эшләячәк. Бүген әлеге территорияне төзекләндерү эшләре бара.
-
14 яше тулган райондашларыбызга тантаналы төстә паспотр тапшырдылар
21 апрельдән республикада "Музейлар язы" акциясе старт алды. Шул уңайдан бүген Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган балаларга паспорт тапшыру тантанасы узды. "Музейлар язы" акциясе быел өч юнәлештә: "2016 - Россиядә кино елы", "Күренекле якташларыбыз" һәм "Безнең заман геройлары" исемнәре астында үтә. Шуны истә тотып, балаларга паспортларны якташыбыз...
-
Мөслим кулибиннары республика бәйгесен оттылар
19-20 апрель көнне Казанның IT-лицеенда "XXI гасыр Кулибиннары" бәйгесенең финалы узды. Мөслим данын Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Автомоделирование" берләшмәсендә шөгыльләнүче Гараев Ильназ (җитәкчесе Валиуллин Зиннур) һәм Тат. Бүләр урта мәктәбе филиалы Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучысы Шайгарданов Газинур (җитәкчесе Шайгарданова Гүзәлия) якладылар. Ике көн дәвамында алар үзләренең модернизацияләнгән "Муравей - М"...
-
Узган ел район бала тудыру бүлеге капиталь ремонт кичерде
Районның бала тудыру бүлегендә ел башыннан 18 сабый дөньяга тәүге авазларын салган. "Кызмы ул, әллә малаймы - һәр бала кадерле, көтеп алынган! Әниләрнең шатлыктан балкыган йөзләренә, бәхеттән нур чәчкән күзләренә карыйбыз да, ул сөенечле мизгелләрнең дәвамлы булуын телибез", - ди районның акушер-гинекологы Люция Идрисова. Узган ел район үзәк хастаханәсе, шул...
-
Кайнар линия
Рисалетдин Гыйльметдинов, Елгабаш: "Газетада дару бәяләрен бастырдылар. Хаклар төрле җирдә төрлечә икән. Бу бәяләр кайсы даруханәләрдә икән?" Җавап: Материалда күрсәтелгән дарулар исемлеге интернет челтәреннән алынды. Төрле даруханәләрдә бәяләрнең төрле булуы аңлашыла да. Кайткан саен бәяләр үзгәреп кайта. Теләгән кеше, интернет челтәренә кереп, арзан бәягә дару табып, аны кайтарта да ала....
-
МТВ 20.04.2016
-
ЕГАИС: бүгеннән штрафлар гамәлдә
Билгеле булганча, 20 апрельдән бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар. Татарстанның сәүдә нокталарына андый куркыныч янамый - хәзерге вакытта аларның 100 проценты әлеге системага тоташкан. Хәтерләсәгез, быелның 1 гыйнварыннан Россиядәге һәр сәүдә ноктасы ЕГАИС системасына күпләп сатып алына торган алкоголь...