Мөслим-информ

Ураза гаетен үткәрү тәртибе

Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче зур бәйрәм. Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманына – 624 елга ук барып тоташа. 


Быел Ураза гаете 4 июньгә туры килә. Гает алды көнендә, ягъни 3 июньдә 21.00 сәгатьтә “Җәмигъ” мәчете янындагы мәйданда бәйрәм салюты аттыру була. 4 июнь көнне барлык мәчетләрдә гает намазы укыла. Мөслимдә төп бәйрәм чарасы “Җәмигъ” мәчетендә була. 
Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча гаеткә барыр алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: 
– бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену); 
– пакь, матур кием кию; 
– ирләргә хушбуй сөртенү; 
– Ураза гаетенә барган вакытта берничә хөрмә җимеше ашау. Риваятьтә: “Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да берничә (так санда) хөрмә ашамыйча урамга чыкмый иде”, – диелгән (Бохари); 
– Ураза гаетенә барганда эчтән, Корбан гаетенә барганда әкрен тавыш белән түбәндәге тәкбир-тәшрикъны әйтү: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”; 
– намазга барганда бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юлдан кайту (Бохари); 
– бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару. 
Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. Бу көннәрдә шәүвәл уразасы тотылмый.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: