1 июнь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
Халыкара балаларны яклау көне
-
Чыңлады соңгы кыңгырау
Мөслим районында 11 сыйныфны – 70 бала, 9 классны 223 укучы тәмамлады. Мөслим мәктәпләрендә узган бәйрәм тантаналарында район башлыгы Рамил Муллин катнашты.
-
Мөслимебезне балкатып, яңа йолдызлар калка
Галәмдә бер үк мизгелдә берничә йөз йолдыз кабына аламы? Минем моңа ышанасым килми. Галимнәр белән бәхәскә керергә дә җыенмыйм. Ә менә безнең Мөслимдә берьюлы йөзләгән йолдыз кабынуы бәхәссез. Район мәдәният йортында узган сәләтле балаларның “Мөслим йолдызлары” фестивален караганнан соң килдем әлеге фикергә.
-
2 июнь көненә һава торышы
Көндез максималь температура 23, +25º градус тәшкил итә.
-
Мөслим районының "Үлемсез полкы". Фәрвәҗетдин Хөснетдинов
Хөснетдинов Фәрвәҗетдин Зыятдин улы 1924 елда Олы Чакмак авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елда Хөснетдиновлар гаиләсеннән өч ир-егет – Хәмит, Мәсгуть, Фәрвәҗетдин китәләр.
-
Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чаралары кертеләчәген әйтте
Өч һәм күбрәк бала тәрбияләүче, кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән тулысынча азат ителәчәк.
-
Ташлыярда Сабантуйга бүләк җыйдылар (Фоторепортаж)
Ташлыяр авылында кичә Сабантуйга бүләк җыйдылар.
-
Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр бакчага түләүдән азат ителә
Республикада 7,2 меңнән артык бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләрдәге балаларга даруга сертификат биреләчәк
Татарстан Президенты инициативасы буенча, күп балалы гаиләләр 3 яшькә кадәрге балалар өчен елына 10 мең сум күләмендә даруга сертификат алачак.
-
Мөслимдә Семык гөрли.ФОТОРЕПОРТАЖ
Бу көнне теләгән һәркем төрле уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ача.
-
Файдалы киңәшләр: гемоглобинны күтәрәбез
Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз. Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач сөзегез. Сыеклыкны өсте ныклап ябылган савытта суыткычка куеп сакларга кирәк. Аны 2-3 ай дәвамында көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать кала 2-3 аш кашыгы эчәләр.
-
"Бәхетле балачак" дип исемләнгән бәйрәм узды (Фоторепортаж)
Узган чарада 300дән артык бала катнашты
-
Ураза гаетен үткәрү тәртибе
Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче зур бәйрәм. Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманына – 624 елга ук барып тоташа.