Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Мин – синең яныңа

Сабир карт карчыгы Хәдичәсен җирләгәннән бирле башын да  күтәрми эчте дә эчте. Дөресен генә әйткәндә карчыгы Хәдичә исән  чагында да айнык көне бик сирәк булды картның.

Әле менә бүгендә башы ярылырдай булып чатнап, авызы, иреннәре кибеп  ярылып беткән, чәче-башы куркыныч итеп тузган хәлдә йокысыннан уянды. Аның бик салкын су, яки  кап-кайнар  чәй эчәсе килде. Ләкин  аның торып  чәй кую түгел, урыннан кузгалырлык та хәле юк иде. Инде  карчыгы үлгәнгә бер ай үтсә дә ул өендә сирәк булды,эчеп йөрде. Карчыгы үлгәннән бирле алдырылмаган кыл кебек ап-ак чәчләре укмашып маңгаена төшкән, битен сакал-мыек баскан, тырнаклары да бер тапкыр да киселмәгән, кием-салымы да күптән юылу күрмәгән бу кешене танырлык та түгел. Хәдичәсе исән булса, мондый Сабир булмас иде. Нинди генә җәбер  күрсә дә, кыйнаса да Хәдичә Сабирын тәрбияләп кенә торды, пөхтә киендерде, тәмле ашатты.

“Эх, бер тамчы су булса икән! Хәдичәм исән булса болай интекмәс идем, әллә кайчан коймагын пешереп, чәен ясап бирер иде. Юк шул  инде карчыккаем, юк син! Исән булсаң белер идем кадереңне, бик соң аңладым шул ялгызлык ачысын!”– дия-дия үз алдына сөйләнеп  ятты ул. Ничек кенә тырышып караса да урыныннан селкенә дә алмады Сабир карт.

Ялгызлык ачысын Сабир карт бик соң  аңлады шул, бик соң... Исән чагында кадерен белмәде ул хатынының. Хәдичә кебек хатыннар бик сирәк була. Үзе чибәр, эшкә уңган, сабыр холыклы булды ул. Урамга чыгып гайбәт сөйләп йөрмәде, кеше сөйләмәде, сөйләсәләр тыңлап та тормады. Үз өендә, үз көнем  дигәндәй, эштән юашка нәрсә  белмәде Хәдичә. Юды, җыештырды, ашарга пешерде, текте, чикте, малын ялгызы тәрбияләде. Мунча ягу, кар көрәү, бакча эшләре, тагын әле эчеп-исереп кайтып, төннәр буе  котырып чыккан исерек ирен көйләде... Күпме генә сугылу, тиргәү күрсә дә ирен урамга чыгып сөйләмәде, яманатын сатмады. Эх, кадерен белмәде шул инде, белмәде Сабир  карт.

Балалары – олы кызы Гөлназ белән бәләкәче Илназ әниләрен  кадерләп күмделәр, өчесен, җидесен укыттылар да, ай күрде кояш алды дигәндәй, китеп тә югалдылар. Балаларның әтиләре белән нигәдер борчаклары пешмәде. Балаларым, гаиләм дип яшәмәде шул инде. Кулына алып рәхәтләндереп бер сөймәде, иркәләмәде балаларын. Алар кечкенә вакытта ук Сабир бик холыксыз булды. Алар алдында хатынын ямҗсез сүзләр белән тиргәү дисеңме, бер сәбәпсезгә китереп сугу дисеңме – барысы да булды. Эштәп  арып, әзрәк кенә  соңарып кайткан хатынын, кышкы суык дип тормады, куып чыгарды, эчтэн ишекне бикләп куйды. Ә балалар куркышып я кровать астына кереп чумдылар, я үзләренең йокы бүлмәләренә кереп, почмакта селкенергә дә куркып утырдылар. Әтиләре  йоклап киткәч кенә, ишекне ачып, әниләрен өйгә керттеләр. Мескен ана суыктан, куркудан дер калтырап озак тынычлана алмый торган була. Ә иртән айныган Сабир берни булмагандай ашап-эчеп тагын чыгып югала.

Еллар шулай уза, балалар да үсә. Әйбәт укыган Гөлназ югары уку йортына укырга керә. Укый да, эшли дә, үз көнен үзе күрә башлый. Илназ  үскәч әтисе әзрәк басыла, ул әнисенә суктырмый башлый. Бер ел армиядә  хезмәт итеп кайткач, ул да, апасы янына китә, заводка эшкә керә.

Ә Сабир  һаман  эчә. Кемдә самогон, кемдә  почмак суы дигәндәй – аңа барыбер. Акчасы булмаса да аптырамый, нинди эш кушсалар шуны эшләп булса да үзенә кирәген ала ул.

Тик Хәдичәнең генә сәламәтлеге көннән-көн начарая, аяк-куллары сызлый, Сабиры йодрык белән төйгән башкае бик авырта, йөрәк тә бик сыкрап кына тибә, Ә көннәрдән бер көнне тузган  йөрәк түзмәде, бөтенләй тибүдән туктады.

Шулай бер тамчы суга тилмереп яткан Сабир, әкрен генә үткән тормышын күз алдыннан үткәрде. Яшьлегендә бик яратып  өйләнгән Хәдичәсен, бер-бер артлы туган кыз һәм улын уйлады. Гел эчеп, котырып, хатынын, балаларын кыерсытуы, аларның үскәнен дә күрми калуы...Оят иде аңа.

Аның нурсыз күзләрен яшь пәрдәсе каплады, ул яшьләр эре-эре тамчылар булып, бите буенча тәгәрәшеп төштеләр. Ул күзләрдә үткән тормышына үкенү  хисләре. “Кайда булды соң минем ялгышым, ник шушы  ачы агуга алыштырдым соң мин яраткан хатынымны, балаларымны?!”

Ул әкрен генә күзләрен йомды... Ә үзе ишетелер-ишетелмәс итеп пышылдап: ”Хәдичәм, мин синсез бетәм, яши алмыйм  икән. Ал мине үзең яныңа, кичер мине зинһар, көт мине, мин, мин синең яныңа кадерлем!..”

Фирая Исламова.

Азнакай-Исәнсеф-Чишмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X