Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татарча да яхшы бел"

Кышкы матурлыкка сокланып җәяү атлыйм. Әллә кайдан кибет исемнәре күзгә ташлана: "Строймаркет", "Рынок "Изобилие", "Домовой"... "Төзелеш маркеты", "Муллык базары", "Йорт иясе" матуррак яңгырар иде кебек. Тик... Кибет хуҗалары моны, бәлки, һәркемгә аңлаешлы исем сайлау белән аңлатыр.

Район үзәгенең яңа микрорайонына татарча исемнәр бирү турында сүз чыккач та, шундыйрак фикер яңгыраган иде. "Миләшле", "Каенлы", "Яңарыш" кебек исемнәр куелганда руслар һәм башка милләт халыклары аларның мәгънәсен аңламаячак, дип әйтүчеләр булды. Аннан, башка милләтләр аларны татарча итеп әйтә алмаскада мөмкиннәр, янәсе. Ахыр чиктә "Татар хәрефләрен ничек язабыз? Аларны башка милләт кешеләре укый алмас", дигән фикерләр яңгырый башлады. Бер яктан, мәсьәләне алдан ук кабыргасы белән куеп, нинди каршылыкларга очрарга мөмкин булуын алдан ачыклау әйбәт анысы. Тик милләтпәрвәр булырга тиешле зыялыларның урамнарга татарча исем бирүне проблема дәрәҗәсенә күтәрүе дә уйланырга мәҗбүр итте. "Урыс туган" алдында баш иеп яшәргә күнегүдәнме бу, куркумы? Белмим. Бәхеткә, татарча исем бирүне тәкъдим итүчеләр үз фикерләрен яклый һәм хаклы булуларына ышандыра алды.

...Интервьюга кунак чакырдык. Исем-фамилиясе үк әйтеп тора - татар! Әңгәмә башлану белән: "Татарда матур гадәт бар. Яннарында бер урыс булса, татарлар русча сөйләшә башлый" дип, русча сөйләячәгенә ишарәләде бу. "Эш шунда ки, без икебез дә татар" дип тел чарлавыма каршы да җавап тапты тагын: "Безне руслар да тыңлый!" Хуҗа - кунакның ишәге, ди халык. Бәхәсне шунда туктатып, әңгәмәне дәвам иттек. Мин татарча сөйләдем, ул - русча.

Тик, ни әйтсәң дә, кунагымның сүзләрендә хаклык бар шул. Яныбызда башка милләт кешесе булса, вата-җимерә аның телендә сөйләшүгә күчәбез, хак. Аңа кыен булмасын, янәсе. Үзебезне уйлаган юк! Югыйсә, республикабызда ике дәүләт теле. Хөрмәт йөзеннән булса да, русларга да татар телен өйрәнергә вакыттыр. Әллә ни кыенлыгы юк. Теләк кенә кирәк! Моңа кадәр татар теле турында ишетеп тә белмәгән әрмән, әзәрбайҗаннар, татарның үзеннән дә уздырып, татарча сөйләшә әнә! Балалары татар теленнән узган фән бәйгеләрендә җиңү яулый. Араларында татарча шигырь язучылар да бар. Кемдер кимсетеп караса да, минем аларга хөрмәтем зур. Сәбәбе гади. Ерак Кавказдан килгән халык, өлкәннәргә хөрмәт белән ана телемдә "апа" дип мөрәҗәгать итә, хәер-сәдакасын бирә. Милли бәйрәмнәребезне зурлап, аларны үткәрүдә булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырыша. Минем телемне, динемне, димәк, милләтемне ихтирам иткән халыкны ничек хөрмәт итмисең?!

Шунысы да игътибарга лаек: мин телгә алган әлеге милләтләр бердәмлеге, дуслыгы белән дә сокландыра. Берәрсенә авырлык килсә, бердәм кубарылып, ярдәмгә ашыгалар. Безнең халык та ярдәмчел анысы. Шулай да бердәмлек җитми кебек. Мәгълүм мәзәктәге кебек.

Ике зур чокырга халыкны тутырганнар, ди. Күпмедер вакыттан соң боларның берсеннән кешеләр акрын-акрынлап чыга башлаган. Бер-берсенә ярдәм итеп, кайсын күтәреп, кайсын этеп чыгар, ди, болар. Ә икенче чокырда этеш-төртеш, тавыш-гауга икән. Берәрсе, үрмәләп, өскәрәк күтәрелә башласа да, тартып төшерәләр, ди, болар. Хикмәт шунда: беренче чокырда - яһүдләр, икенчесендә татарлар икән. Татар башын татар ашар, дигән гыйбарә юктан барлыкка килмәгәндер. Бәлки, татарның да ватаныбыздан читтә яшәүчеләре бердәмдер анысы, кем белә?! Һәрхәлдә, Финляндия, Америка татарлары ана телләрендә сөйләшә.

Ана теле дигәннән, еш күзәтелгән тагын бер моментка тукталасым килә. Хатлар юллаганда яки җыелышларда чыгыш ясарга туры килгәндә кайберәүләр рус теленә мөрәҗәгать итә. Сәбәбен дә бик гади итеп аңлаталар: "Мин татарча белмим", янәсе. Русчаны ни дәрәҗәдә сукалауларын чамалап, "Русча беләсеңме?" дип телләшәсе килә дә соң... Әдәп саклап, дәшми каласың. Вата-җимерә русча сөйләп, кеше көлдергәнче, милләттәшләрең алдында ана телендә сөйләү отышлырактыр кебек. Башка телне үзләштерү өчен ана телеңне камил белергә кирәк, дип уйлыйм.

Римма Афзалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев