Реклама
26 февраль 2015 яңалыклары
-
Мөгаллимнәр музейда
24 нче февраль көнне "Мөслим туган як" музее районның география укытучыларын кабул итте. Укытучылар экспонатлар белән танышты. Табигать залын тулыландыруда үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.
-
"Ел тәрбиячесе- 2015" бәйгесенә йомгак ясалды
25 нче февраль көнне Мөслим авылы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2015"муниципаль конкурсының финал туры узды. Тәрбиячеләр үзләренең педагогик осталыкларын педагогик эшчәнлек барышында, иҗади лабораторияләрен презентацияләгәндә күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урын Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Бохарова Резеда Зәкәрия кызы, 2 нче урын Мөслим авылы "Ләйсән" балалар...
-
Рабит Батулла бездә кунакта
24 нче февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында күренекле язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашу узды. Очрашуда, район башлыгы Рамил Муллин, язучы Фоат Садриев, балалар язучысы Мөҗәгит Әхмәтҗанов, район халкы, мәктәп укучылары катнаштылар.
-
"Татарча да яхшы бел"
Кышкы матурлыкка сокланып җәяү атлыйм. Әллә кайдан кибет исемнәре күзгә ташлана: "Строймаркет", "Рынок "Изобилие", "Домовой"... "Төзелеш маркеты", "Муллык базары", "Йорт иясе" матуррак яңгырар иде кебек. Тик... Кибет хуҗалары моны, бәлки, һәркемгә аңлаешлы исем сайлау белән аңлатыр.
-
МТВ 25.02.2015