Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК: Дәниф Шакиров "торба" әзерләү серләре белән уртаклаша

Хәзер кеше табигатькә ял итәргә чыкса да, берәр эш белән кузгалса да, кыр шартларында җиңел генә әзерләнә торган ризык пешерү ягын карый. Шашлык көндәлек ризыкка әйләнеп бара, аның белән беркемне дә шаккаттырып булмый. Кулланышка "торба" дигән ризык килеп керде. Үрәзмәт авылында яшәүче Шакировлар аны гадәттә чират буенча көтүгә чыкканда пешерәләр...

- Бу ризыкны, кыр шартларында гына түгел, ишегалдында да пешереп була. Аның өчен җиргә горизонталь урнаштырыу өчен махсус эшләнгән торба кирәк. Диаметры чама белән - 45 см, озынлыгы 70-80 см тирәсе. Бер башы герметик итеп капланган торбаның, икенче башына тыгыз ябылучы тоткалы капкач эшләнә, "аяк" ларны торбага беркетеп тә, аерым да эшләргә була. Торба эченә урнаштырырлык итеп, тутыкмый торган калайдан тоткалы шакмаклы савыт эшләнә. Элек шприцлар стирильләштерү өчен файдаланылган савытны файдаланырга да була.

Инде ризыкның үзенә килгәндә, савыт төбенә зур булмаган кисәкләргә туралган ит (сарык, куян, тавык, сыер ите дә бара) салына. Ит өстенә помидор (күбрәк булса, тәмле), эре итеп туралган чистартылган бәрәңге, туралган кәбестә тезәсең. Өстенә тоз һәм борыч сибәргә, сарымсак, яшел тәмләткечләр салырга да, ингриедентларны тыгызлап, өстенә кәбестә яфраклары капларга һәм капкачын ябып куярга. Савытның капкачы ачылып китмәсен өчен алюмин чыбык белән бәйләргә дә була. Шуны торба эченә урнаштырасың. Савыт астына зур булмаган алмагач ботагы куеп калдырсаң, ыс исе ризыкка сеңеп, тәмле булып пешә. Соңыннан, ялкыны торба астына тигез таралырлык итеп, учак ягасың. Бер сәгать дигәндә "торба" әзер дә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: