Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән - басуга. Әзерлекне белгечләр ничек бәяли?

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә әзерләнә. Бу көннәрдә алар ремонт эшләрен төгәлләү, тагылма коралларны агрегатлаштыру, комплектлау, минераль ашламалар туплау, басуларда эшләячәк техниканы механизаторлар белән тәэмин итү, чәчү структурасына һәм язгы кыр эшләренә кагылышлы башка кичектергесез мәшәкатьләр белән яна. Районыбыз аграрийлары планнары белән министрлык вәкилен дә таныштырдылар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы...

- Күп кенә хуҗалыклар өчен мөһим ел, - диде район башлыгы Рамил Муллин. - Эшне фәнни һәм планлы нигездә алып барырга кирәк. Заман яңа технологияләр кулланып эшләүне таләп итә. Биотехнологик ресурслар кертүнең, пар җирләрен файдалануның кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.

- Быел республика игенчеләре алдында үсешне 10 процентка арттыру бурычы тора, - диде Илдус Габдрахманов.

Игенченең хезмәте елның ничек килүенә дә бәйле. Ел үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү, техник культуралар мәйданнарын арттыру, югары керем бирүче культураларга өстенлек бирү, орлык сыйфаты, техника әзерлеге һәм башка мәсьәләләргә кабат игътибар юнәлтелде. Язгы кыр эшләре башланганчы хәл итәсе бурычлар барланды. "Туган як", "Намус", "Урожай" һәм "Ык" җәмгыятьләре, "Исламов", "Әюпов", "Нуретдинов" "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыкларының эш планнары каралып,аларга кирәкле төзәтмәләр кертелде, эштә кулланма итеп алырлык фикер-тәкъдимнәр җиткерелде.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев