31 март 2017 яңалыклары
-
Мөслим шахматчылары - җиңүче
31 март спорт вакыйгаларына бай булды. ТРның 11нче укучылар спартакиадасында катнашкан Мөслим районы шахмат командасы җиңүче булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, безнең шахматчылар беренче урынны яулады. Тренерлары - Наил Хамматуллин. Укучыларга тагын да биегрәк үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
Дымлама пешерә беләсеңме
Дымлама - үзбәк кухнясының традицион ризыгы. Үзбәкләр аны "демнәмә" дип тә йөртәләр. Аны әзерләү өчен газ плитәсе тирәсендә озак кайнашу кирәк түгел. Ник дисәң, барлык ингредиентларны беръюлы әзерләп саласың да, 1-1,5 сәгатькә ризык турында онытасың.
-
"Нептун" бассейны кубогы Мөслимдә калды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген, "Нептун" йөзү басейнында "Нептун" бассейны кубогына багышланган йөзү ярышлары үтте. Ярышларда 6 команда: Мөслим, Актаныш, Яңа Чишмә, Сарман, Чистай районнары, Җәлил поселыгы командалары катнашты. Ярышларны ачып, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров катнашучыларга Мөслим ягы сәламнәрен җиткерде. "Нептун" йөзү бассейны директоры Алмаз Дәүләтшин уңышлар теләде.
-
Баланлыда "Безнең авыл гүзәле" бәйгесе узган
Баланлы авыл җирлегендә халыкның буш вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатында төрле чаралар үткәрелеп кенә тора. Шунысы игътибарга лаек: аларда җирлек халкы бик теләп катнаша һәм үзара ярыша, көч сынаша. Ә инде үзең катнашкан чара кызыклырак та, истә калырлык та була, дип хәбәр итә безгә Баланлы авыл җирлеге башлыгы...
-
МТВ 31.03.2017
-
Мөслим авылларында ут булмый
Линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле, 3 апрель көнне 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Сөякәй авылы Тукай урамындагы 1-51 һәм 2-42 йортларында, Садовая урамының 5-23 һәм 2-18 йортларында ут булмаячак. 4 апрель көнне шулай ук 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Олы Чакмак авылы Центральная урамындагы 1-23 һәм...
-
14 апрельдә шагыйрә Лилия Садриеваның иҗат кичәсе узачак
14 апрель көнне район мәдәният йортында шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Садриеваның юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырыла. Программада: шагыйрәнең иҗатташлары, халык җырчысы Фердинанд Фәтхи, композитор-җырчы Илһам Хисматуллин, районыбызның популяр җырчысы Миргарифан Ханнанов, яшь җырчылыа Рөстәм Мортазин, Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар, шагыйрәнең өр-яңа шигырьләре. Кичә 18.00...
-
"Мөслим даһилары - 2017" уеннары старт ала
Эшләүче яшьләр арасында үткәрелүче интеллектуаль уеннар инде матур традициягә әверелде. Узган ел район оешма-предприятиеләреннән 12 команда көч сынашып беренчелекне "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" егет - кызлары яулады. Уеннарда авыл җирлекләре командалары катнашу - шулай ук сөенечле күренеш. Узган елгы финалистлар Болгар шәһәренә экскурсия белән бүләкләнде.
-
26 май көнне Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге башлыклары белән очрашу узачак
Мария Захарова рассказала о том, что в Казани в мае состоится встреча глав правительств СНГ. Об этом официальный представитель МИД РФ написала на своей странице в «Фейсбук».
-
Музейда мәдәният хезмәткәрләренең күргәзмәсе эшли (ФОТОЛАР)
Мөслим Туган якны өйрәнү музеенда яңадан яңа күргәзмәләр булдырыла. Шуларның чираттагычы - күптән түгел генә булып узган Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган. Биредә 80нән артык кул эшләнмәләре урын алган. Аларның барысы да мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар үз куллары белән ясаган.
-
1-4 апрель көннәренә һава торышы белән танышыгыз
1 апрель -6, +2, аязучан-болытлы, җил - көнбатыштан. 2 апрель -10, -1, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көнбатыштан. 3 апрель -13, 0, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 4 апрель 0, +2, болытлы, кар, җил - төньяк-көнбатыштан.
-
Тиздән - басуга. Әзерлекне белгечләр ничек бәяли?
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә әзерләнә. Бу көннәрдә алар ремонт эшләрен төгәлләү, тагылма коралларны агрегатлаштыру, комплектлау, минераль ашламалар туплау, басуларда эшләячәк техниканы механизаторлар белән тәэмин итү, чәчү структурасына һәм язгы кыр эшләренә кагылышлы башка кичектергесез мәшәкатьләр белән яна. Районыбыз аграрийлары планнары белән министрлык вәкилен дә таныштырдылар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы...
-
Югары Табынлылар Факил Сафинны зурлады
Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары белән " Җирлегебезнең бөек улы" темасына әдәби кичә үткәрде. Укучылар бу елны Тукай премиясенә тәкъдим ителгән күренекле райондашыбыз, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист Факил Сафинның тормыш юлы, иҗаты белән танышты, презентацияләр карады.
-
Мөслим авыллары буйлап Нәүрүз атлый
"Баек авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты авылның "Чулпан" балалар бакчасы нәниләре өчен "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде. Кичә биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Китапханәче балаларны халык йолалары белән таныштырды, төрле уеннар уйнатты. Бәйрәм чәй табыны артындагы тәм-томнар белән тагын да күңеллерәк булды", - дип хәбәр итәләр Баек авыл җирлегеннән.
-
1 апрельдән Татарстанда чисталык икеайлыгы башлана
Республикада ел саен 1 апрельдән 1 июньгә кадәр территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. 2016 елда икеайлык кысаларында үткәрелгән чараларда 1 миллионнан артык кеше катнашты.