Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрдә яңа туган балаларга документлар алырга була

Күпфункцияле үзәк аша яңа туган сабыйны яшәү урыны буенча теркәргә, аңа ИНН, СНИЛС рәсмиләштерергә, аны балалар бакчасына чиратка язарга, ата-аналарга бала пособиесе алырга мөмкин.

Бала туу – әти-әниләр өчен генә түгел, алар янәшәсендәге һәркем өчен шатлыклы вакыйга. Киләчәктә дәүләт сабыйның хокукларын яклый алсын өчен, ул үз иленең тулы хокуклы гражданы булырга тиеш. Бу очракта аңа күпфункцияле үзәк ярдәмгә килә. Татарстандагы күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша яңа туган сабыйны яшәү урыны буенча теркәргә, аңа ИНН, СНИЛС рәсмиләштерергә, аны балалар бакчасына чиратка язарга, ата-аналарга бала пособиесе алырга мөмкин.

Яшәү урыны буенча теркәгәндә яңа туган сабый торак милекчеләре рөхсәтеннән башка бер законлы вәкил (мәсәлән, әтисе яисә әнисе) янында теркәлә. Гаризаны бала аның янына теркәлүче законлы вәкил бирергә тиеш. 7 эш көне узгач, яшәү урыны буенча теркәү турында таныклык алырга мөмкин (8 санлы форма).

СНИЛС рәсмиләштерү өчен баланың әти-әнисенә паспорт, бала туу турында таныклык һәм гариза кирәк булачак. 5 эш көненнән соң гариза бирүче МФЦдан әзер документны алырга хокуклы.

Салым түләүченең шәхси номеры (ИНН) финанс операцияләр өчен кирәк. Яңа туган балага салым салынучы нинди дә булса милек рәсмиләштерергә планлаштырылса, аңа мирас рәсмиләштерелсә яисә ата-ана сабыйның санаторий-курорт дәвалануы өчен салым вычеты алырга уйласа, балага ИНН рәсмиләштерегә кирәк булачак. ИНН алу өчен паспорт, туу турында таныклык һәм яшәү/тору урыны буенча теркәүне раслаучы документ таләп ителә.

Кирәкле документларны рәсмиләштерүдән башка, бала туганнан соң тиешле барлык түләүлоәрне һәм пособиеләрне алу турында кайгыртырга кирәк. “Мои документы” офисларында бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие, бала тәрбияләү буенча айлык пособие, беренче балага ай саен түләнүче пособие (“путинское”) алуга гариза бирергә була. Быелның беренче яртыеллыгында республика буенча шундый мөрәҗәгатьләр саны 500гә җитте, районбуенча – ???. Барлык документлар да булгач, баланы балар бакчасына чиратка кую турында да уйларга була. Татарстанда МФЦлар андый гаризаларны да кабул итә (быелның алты аенда 1400дән артык  кеше мөрәҗәгать итте). Гаризада ата-ана үзе сайлаган бер балалар бакчасын, төркемдә тәрбия һәм укыту  башкарылучы телне, баланың бакчага бару датасын күрсәтелә. Ата-анадан паспорт, туу турында таныклык, баланы бакчага бирүдә ташлама булуы турында документ таләп ителә.

Бу хезмәтләрнең күпчелеген МФЦдан комплекслы сорау рәвешендә алырга була. Ягъни гариза бирүчегә һәр хезмәт өчен аерым гариза тутырырга кирәк түгел. Бер гариза бирелә һәм бу хезмәтләр буенча запросларны тиешле органнарга МФЦ хезмәткәре җибәрә.

“Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев