18 август 2019 яңалыклары
-
Янгын куркынычы турында кисәтүче хәбәр итү җайланмалары куелды
200 данә җайланма ялгыз яшәүчеләрнең йортларына урнаштырылды.
-
19 августта ут булмый
Линиядә ремонт бара.
-
19 августка һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр
-
ТӘМЛЕТАМАК. Чәй янына печенье
Печенье кетердәвеклерәк булсын дисәгез, аның өстенә пешергәнче һәм пешергәч тә шикәр комы сибегез.
-
Балаларга юлда велосипедта йөрү тыела
5 велосипедчы үсмергә, юл аркылы дөрес чыкмаган 8 укучыга карточкалар төзелгән.
-
Чәй һәм кофе тәмле булсын дисәң...
Чәй, кофе һәм какао өчен суны артык кайнатырга ярамый.
-
Мөслим районы кешесе утлы коралны рөхсәтсез алган, саклаган һәм йөрткән өчен хөкем ителде.
Гаепле үз гаебен танымады.
-
Суд залыннан. Булганына шөкер итмәсәң...
Йөк төягән “КамАЗ” машинасы алдыннан җиңел машинасында элдергән Айрат ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрми калмый. “Бәлки туктатмаслар әле”,– дигән өмете генә чынга ашмый. Йөк машинасын туктаткан дәүләт инспекторы йөкне алып баруга документлар сорый.
-
Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрдә яңа туган балаларга документлар алырга була
Күпфункцияле үзәк аша яңа туган сабыйны яшәү урыны буенча теркәргә, аңа ИНН, СНИЛС рәсмиләштерергә, аны балалар бакчасына чиратка язарга, ата-аналарга бала пособиесе алырга мөмкин.
-
Гөмбәләрне белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк.
Урман деликатесы” никадәр генә кызыктырса да, гөмбә белән агулану очракларының күп булуын да онытмаска кирәк. Агулы гөмбәне аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин.
-
WorldSkills ачылган һәм ябылган көннәрдә транспорт 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк
21-27 августта Казанда җәмәгать транспорты эше расланган хәрәкәт графигы буенча башкарылачак.
-
Файдалы киңәшләр
Канында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
-
Каникуллар чорында эшләүче балалар күп
Балалар, бик теләп, Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесенә эшкә урнаша.
-
Укучыларыбыз яза. Зәңгәр ягулык китерүдә никадәр көч куелган!
Актаныш һәм Башкортостан белән чикләнгән төбәктә булуга карамастан, якын-тирә авылларга караганда, беренчеләрдән булып, зәңгәр ягулыкка тиендек.