Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда күп балалы гаиләләрдәге балаларга даруга сертификат биреләчәк

Татарстан Президенты инициативасы буенча, күп балалы гаиләләр 3 яшькә кадәрге балалар өчен елына 10 мең сум күләмендә даруга сертификат алачак.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан күп балалы гаиләләр өчен даруларга электрон сертификат кертеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.

Киләсе елдан республикада яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләдәге өч яшькә кадәрге балалар өчен елына 10 мең сум күләмендә дару чараларына электрон сертификат кертеләчәк, диде Татарстан Президенты. Әлеге чара 17 мең 631 баланы колачлый.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан күп балалы гаиләләр өстәмә ярдәм чаралары алачак. Уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан түбән булган биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие түләнәчәк. Ә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвеннән тулысынча азат ителәчәк.

Шуннан чыгып, киләсе елдан гомуми ярдәм 500 млн сумга диярлек артачак.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

«Бу чаралар уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Хөкүмәтенә даими рәвештә үз йөкләмәләрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаилә, ана булу һәм балачак институтына ярдәм итүнең яңа өстәмә чараларын эшләү бурычын куя. Узган ел гына да бу максатларга 77 млрд сум юнәлдерелгән иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/01/187330/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев