Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр бакчага түләүдән азат ителә

Республикада 7,2 меңнән артык бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның күп балалы гаиләләре 2020 елның 1 гыйнварыннан өстәмә ярдәм чаралары алачак. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Бүген бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.

«Киләсе елдан өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен ата – аналар түләвеннән тулысынча азат ителәчәк», - диде Татарстан Президенты.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

Шулай итеп, республикада 7202 бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк. Бүген мондый гаиләләр гомуми бәясенең 50 процентын түли.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/01/187332/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев