Реклама
Явым-төшем кичке якка күзәтеләчәк, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Көн азагына, кичен Татарстанның көнбатыш районнарында, шулай ук Казанда да урыны белән яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар. Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +20..+25, Казанда +23..+25 градус җылы булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз