15 август 2017 яңалыклары
-
Республика конференциясенең йомгаклау утырышында: "Мөслимнең чын милли йөзе бар"
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе "ТР мәгариф системасының милли һәм тәрбия киңлекләре" темасына багышланган иде. Конференциянең йомгаклау утырышы да шушы тема астында үтте.
-
Президент мәгариф идарәләре өчен 45 “Лада Ларгус” җиңел автомобиле һәм мәктәпләр өчен 14 “Форд” микроавтобусы тапшырды (ФОТОЛАР)
Республика конференциясе кунаклары ике атна дәвамында Мөслимдәге Тукай скверында гөрләгән Печән базарын карады. Бүген әлеге базарда республиканың сәнгать, спорт, рәсем һәм кул эшләнмәләре ясау осталары җыелган "Без бергә" фестивале үтте.
-
Сыйфатлы белем биргәндә генә республика конкурентлыкка ия булачак - Рөстәм Миңнеханов
2017 ел - мәктәптән тыш эшләр үзәге өчен зур үзгәрешләр елы буларак истә калыр. Чөнки, моңа кадәр кысан бүлмәләрдә эшләгән, түгәрәкләр үткәрү өчен бирелгән бүлмәләрнең төрле мәктәпләрдә таралып урнашуы, кыенлыклар тудыра иде. Татарстан республикасы Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән бинада 24 млн. сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, 6 млн. сумлык җиһазлар...
-
Рөстәм Миңнехановны лицейда берьюлы өч президент каршы алды
Замана мәктәбе балага киләчәк тормышында кирәк булган белем һәм күнекмәләрне мөмкин кадәр күбрәк бирергә бурычлы. Моның өчен белем һәм тәрбия бирүдә яңа алымнар куллану, заманча технологияләрне киңрәк кертү таләп ителә. Соңгы елларда бу юнәлештә, билгеле, күп эшләнә. Республикада гамәлдә булган мәктәпләргә капиталь ремонт программасы кысаларында белем бирү йортлары зур үзгәрешләр...
-
Мөслимдә йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүчеләр арткан
Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 56 чакыру һәм мөрәҗәгать булган: 13е - йөрәк-кан тамырлары авыруы белән, инфекцияле вирус эләктергән 7 балага ярдәм күрсәтелгән.
-
МТВ 11.08.2017
-
Мөслимдәге күптармаклы уку-укыту үзәге – республикада бердәнбер (ФОТОЛАР)
Халык телендә һөнәри училище дип йөртелгән бина, капиталь ремонт кичергәннән соң, күптармаклы уку-укыту үзәге итеп үзгәртелде. Бүген ул Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы гына түгел, ә мәктәп укучыларына хезмәт дәресләрен уздыру өчен остаханәләр белән җиһазландырылган, халыкка эшче һөнәрләр һәм вакансияләр турында мәгълүмат җиткерүче профориентлаштыру түгәрәкләре эшләячәк күпфункцияле мәгариф учреждениесенә әйләнде....
-
Рөстәм Миңнеханов: "Спорт корылмасы халыкка уңайлы да, зәвыклы да булсын"
Бүген Президент һәм кунаклар район үзәгендә төзелеп бетеп килүче универсаль спорт залын карады. Билгеле булганча, 2013 елдан бирле Республикада универсаль спорт объектлары төзү буенча махсус программа эшли. Аның кысаларында шәһәр һәм районнарда ел саен 100 ләгән өр-яңа универсаль спорт мәйданчыклары калкып чыга. Моннан тыш, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр мунициципаль...
-
Мөслимдә рекордлы уңыш елы
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Мөслимдә узган республика конференциясенең йомгаклау киңәшмәсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ. б. лар килде. Кунаклар район белән танышуны "Туган як" агрофирмасының арыш басуыннан башлады.
-
Белем алу өчен хәрәкәт кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз – Рөстәм Миңнеханов
Мөслимдә район һәм шәһәр башлыкларына мәгариф идарәләре өчен мәктәп автобуслары тапшырылды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
-
Мөслимдә яхшы уңыш алырга ниятлиләр
Узган җомгада старт алган урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк мәйданнарны били. Эре агрофирмалар белән беррәттән вак крестьян-фермер хуҗалыклары да басуга чыкты. Бүген кырларда 70 кә якын комбайн эшли.
-
Әбиләр чуагы кайчан киләчәк?
Сентябрь аена температура нормадан югарырак һәм явым-төшем аз булачак дип фаразлана. Бу хакта лаборатория мәгълүматларына сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.
-
Мөслимгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде (ФОТОЛАР)
Республика мәгариф хезмәткәрләре конференциясе кысаларында бүген Мөслимгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде. Рөстәм Нургалиевич районыбызда капиталь ремонт кичергән мәгариф объектларында булды, "Туган як" агрофирмасы басуында игенчеләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Бу минутларда Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы башлана.
-
Татарстанга гриппка каршы 570 мең чамасы вакцина дозасы кайтты
Грипп передается по воздуху на расстоянии 2 - 3 метров при разговоре, а при кашле и чихании - на расстоянии 6 - 8 метров.
-
Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә
Явым-төшем кичке якка күзәтеләчәк, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.