Мөслим-информ

Татарстан варислары

Мөслим лицеенда 5 сыйныф укучылары тантаналы төстә Татарстан варислары сафына кабул ителде.

Укучылар Татарстан варислары берлегенең тарихы белән таныштылар. Варислар оешмасының девизы, лозунг һәм символлары турында тирәнтен мәгълүмат бирелде. Булачак варислар төрле биремнәр ярдәмендә сынаулар үттеләр. Тантана ахырында 8 сыйныфлар варисларга Татарстан байрагы төсендәге галстукларны бәйләделәр. Шундый ук чара Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә дә узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: