Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфатлы белем биргәндә генә республика конкурентлыкка ия булачак - Рөстәм Миңнеханов

2017 ел - мәктәптән тыш эшләр үзәге өчен зур үзгәрешләр елы буларак истә калыр. Чөнки, моңа кадәр кысан бүлмәләрдә эшләгән, түгәрәкләр үткәрү өчен бирелгән бүлмәләрнең төрле мәктәпләрдә таралып урнашуы, кыенлыклар тудыра иде. Татарстан республикасы Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән бинада 24 млн. сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, 6 млн. сумлык җиһазлар...

ТР Президенты Рөстәм Миңнихановның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тукталуы юкка түгел. Бүген үзәктә 130 дан артык бала шөгыльләнә. 11 педагог балаларга белем һәм тәрбия бирәләр, заманча һөнәрләрне үзләштерү өчен күнекмәләр өйрәтәләр. Үзәкнең өстенлекле юнәлеше булып - балаларда техник иҗат күнекмәләрен үстерү санала. Биредә робототехника, башлангыч техник модельләштерү, фото һәм виде студия, авто һәм авиа моделҗләштерү, ландшафт дизайны, IT-программалаштыру, туган якны өйрәнү түгәрәкләре эшли.

"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров:

- Баларыбызны эшче һөнәрләр белән таныштыру һәм өйрәтүне кече яшьтән үк башларга кирәк. Балалар кечкенәдән үк үзенә нинди һөнәр якын һәм нинди белгечлек кирәклеген аңлап үсәргә, ә инде мәктәпне тәмамлаганда сайлаячак һөнәренең нечкәлекләрен тулысынча белергә тиеш дип уйлыйм. Гомумән, Мөслим районы мәктәптән тыш эшләр үзәге Worldskills агымына нигезләнеп эшли торган үзәк булыр дип ниятлибез, - диде.

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов үзәк белән танышып инженерлык цехы, экология кабинетларында булды, укучылар хәрәкәтләре һәм яшь армиячеләр штабына йөрүче балалар белән очрашты һәм үзенең теләкләрен җиткерде:

- Республикабыз мәгариф өлкәсенең иң мөһим бурычы - балаларга ныклы белем бирү. Бары тик сыйфатлы белем биргәндә генә район, гомумән республикабыз конкурентлыкка ия булачак. Бүген без Мөслимдә мәгариф һәм белем бирү юнәлешендә башкарылган зур эшләр белән таныштык һәм әлеге үрнәкне күрдек. Бу үзәктә алган белемнәрегезне тагын да ныгытырга, үстерергә күп мөмкинлекләр ачылган. Тырышып укыгыз, өстәмә белем мөмкинлекләрен тулысынча файдалана белегез, - диде Президент.

Президентыбыз әйткәнчә, яңарган үзәкнең максаты да: үзебезнең үзәктә укучыларга заманча, югары, башлангыч техник белем бирү. Һәм без ышанабыз, "Офык" күпфукнцияле белем бирү үзәгендә бирелгән белем дәрәҗәсе, Казан,Әлмәт, Чаллы кебек шәһәрләр белән бер дәрәҗәдәге, ә авыл районнары арасында иң яхшы һәм югары технологияләргә нигезләнеп эшләүче үзәк булачак.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев