Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд приставлары хезмәте оешуга 150 ел тулды

Һәр елның ноябрь аенда суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел әлеге хезмәтнең барлыкка килүенә 150 ел тулды. Тарихка әйләнеп кайтсак, суд приставлары институты Александр II карары белән 1865 елда барлыкка килгән. Советлар Союзы чорында бу хезмәт суд органнары составында да эшли. 1997 елдан башлап ул аерым тармак буларак формалаша....

Бүгенге көндә коллектив 11 кешедән тора (рәсемдә). Күптән түгел генә бүлеккә яңа җитәкче - Актаныш районнын Бахтиев Ильвир Рафак улы билгеләнде. Аның кул астында 3 суд приставы-башкаручы, суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәкъмин итүче 5 суд приставы, 1 ярдәмче һәм 1 шофер хезмәт куя. Әлеге һөнәр ияләре, нигездә, дәүләт органнарына һәм башка бик күп оешма-предприятие, хезмәт күрсәтү тармакларына ярдәм итә, гражданнарның хокукларын яклый. Бүлек җитәкчесе Илвир Бахтиев сүзләренчә, суд приставларының эше үтә дә катлаулы. Бурычлыр арасында төрле категория гражданнар булуын исәпкә алып, аларга закон таләп иткән барлык чараларны вакытында башкарырга һәм тиешле бурычны җыярга кирәк.

Төп эшчәнлек алиментлар түләтү белән бәйле. Бүген суд приставлары кулында алимент түләргә тиешле 155 райондашабызга карата кузгатылган производство эше бар. Моннан тыш, күпчелек үтәтү кәгазьләре салым, пенсия түләүләре, ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлыларга кагыла. Суд приставлары Мөслимдә ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләр күп, дип исәпли. Бүген шундый 1200дән артык машина йөртүче бурычлылар исемлегенә кертелгән. Илнең экономик торышы көннән көн катлаулана бару сәбәпле, кредит-ссуда түләмәүчеләр дә күбәя. Суд приставларына шундый 474 кешенең әҗәтен җыю бурычы йөкләнгән.

Хезмәт шартларын яхшырту максаты белән күптән түгел генә Россиядә бердәм мәгълүмати база булдырылды. Әлеге база ярдәмендә суд приставы һәрбер гражданның эш урыны, хезмәт хакы, банкта булган счеты, милке турында мәгълүматны электрон формада белә ала. Ильвир Рафакович сүзләренчә, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән әлеге ярдәм бурычлылар санын киметүгә зур этәргеч булып тора.

Закон сагында торучы әлеге һөнәр ияләреннән башка бүген яшәешне күз алдына да китереп булмый. Алар булмаса, ятим калган балаларга кем ярдәм итәр иде дә, явыз түләмәүчеләр белән кем көрәшер иде? Бик күпләр "намус" дигән сүзнең асылын да нәкъ менә алар ярдәмендә генә аңлый башлый.

Алеся Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев