2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Мөслимлеләр кечкенә Ләйлә Гардисламовага ярдәм күрсәтте
Хәйриячелек - изге гамәл. Адәм баласының әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылуы бәяләп бетергесез күренеш. Узган җомгада район мәдәният йортына әнә шундый изге күңелле райондашларыбыз җыелды. Мөслимлеләр, бердәм булып, кечкенә Ләйлә Гардисламовага ярдәм кулын сузды.
-
МТВ 30.10.2015
-
“Бурычлылар” дигән кара исемлектә кемнәр бар?
Янәдән әҗәтлеләр турында сөйлибез. Хезмәт күрсәтүче оешмалар нинди генә юл белән көрәшмәсен, суд приставлары нинди генә катгый чаралар күрмәсен, күпфатирлы йорт хуҗалары арасында әҗәтлеләр саны кимеми. Район башлыгы Рамил Муллин катнашында узган киңәшмәдә бу хакта җитди сөйләшү булды.
-
Рифат Мөслим данын яклаячак
20 октябрь көнне республикакүләм игълан ителгән "Үз һөнәренең остасы" конкурсына заявкалар кабул итү төгәлләнде. Агросәнәгать комплексында хезмәт куйган 18-35 яшьлек егет-кызлар үз осталыкларын ике этапта - теоретик биремнәрне үтәп һәм гамәлдә күрсәтә алачак.
-
Игътибар: яңа юл билгеләре!
Соңгы вакытта район үзәге урамнарында берьяклы гына хәрәкәт турында хәбәр итүче юл билгеләренең артты. Күпчелек машина йөртүчеләр бу үзгәрешләргә игътибар итми. Узган атнада гына шушы төр юл билгесенә буйсынмаган ике машина йөртүчегә административ беркетмә төзелгән.
-
Мәдәният йортына кино карарга килегез!
Район мәдәният йортында кинофильмнар күрсәтелә башлады. Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм каникулларны күңеллерәк итә максатында 2 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Дорога на Берлин" фильмы күрсәтеләчәк. Фильм 14.00 сәгатьтә башлана.
-
Суд приставлары хезмәте оешуга 150 ел тулды
Һәр елның ноябрь аенда суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел әлеге хезмәтнең барлыкка килүенә 150 ел тулды. Тарихка әйләнеп кайтсак, суд приставлары институты Александр II карары белән 1865 елда барлыкка килгән. Советлар Союзы чорында бу хезмәт суд органнары составында да эшли. 1997 елдан башлап ул аерым тармак буларак формалаша....