Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт өчен кайчан акча түләнер?

Үрәзмәт авылы халкы исеменнән “кайнар линия”гә борчулы хәбәр алынды. Шәхси хуҗалыклар үзләреннән арткан сөтне саткан өчен сентябрь аеннан бирле акча ала алмыйлар икән.

– Аңа кадәр килешү нигезендә айга ике тапкыр түләнә иде сөт акчасы. Сентябрь өчен – тулысынча, октябрь аеның 15 көне өчен әле дә түләмәделәр. Әз булса да керем булыр, дип сатабыз бит сөтне. Ул акчалар кайчан булыр икән? – ди авыл халкы.

Без беренче чиратта әлеге авылдан сөт җыючы шәхси эшмәкәр Илнур Муллагалиев белән элемтәгә кердек. Үрәзмәттән тыш Сикия, Әмәкәй, Яңа Карамалы, Яңа Усы, Метрәй авылларында да сөт җыю белән шөгыльләнгән эшмәкәрнең халыкка, сөт җыючыларга бурычы 2 млн сум тәшкил итә икән.

 – Җыелган сөтне Мөслим сөт комбинатына тапшырып бардык. Акчасын гына һаман күчермиләр. Шуңа күрә сөт тапшыручылар белән исәп-хисап ясый алмыйм. Акча сорамаган көнем юк. Бу атнада була, тегесендә диләр дә, бетте, – диде Илнур Мәгалимов.

Мөслим сөт комбинатының яңа җитәкчелеге белән дә элемтәгә кердек. Җитәкчелек бу проблеманың хәл ителәчәгенә – ике атна эчендә тиешле сумманың күчереп бетереләчәгенә ышандырды. Вәгъдә – иман. Тиешле акчаны көткән кадәр көтәсе булмас, шәт.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X