Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортка тартылганнар сынатмый

Тормышын спорт белән бәйләрмен дип күз алдына да китермәгән Марат Габидуллин бүген чемпионнар тәрбияли.

Михайловка мәктәбенең физик культура һәм хезмәт фәннәре укытучысы Ма­рат Габидуллинның исе­ме хәзер республика, ил күләмендә дә яңгыраш алды. Мөслимдә узган Та­тарстан беренчелегендә аның дүрт укучысы чем­пион титулын яулады, ике шәкерте призер булды.

Ярыш хөкемдарлары райондашыбыз әзерләгән укучыларның осталыгына таң калды. Марат Габидуллинны күпләр кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән дип уйлыйлар һәм ялгышалар. Баланлы егете мәктәптә укыганда спорт белән бөтенләй дә кызыксынмаган. Аның хыялы төзелешләр белән бәйле була. Шуңа да, 8 класс­ны тәмамлагач, Әлмәт төзелеш техникумына юл тота егет.

– Мин икенче курска күчкән идем инде. Шул елны техни­кумга Елгабаш авылыннан Ра­мил Шәйхуллин килде. Ул та­тарча көрәш секциясенә йөри башлады, мине дә үзе белән ияртте. Көрәш түгәрәгендә хәзерге күренекле спортчы­лар белән бергә танылган эстрада җырчысы Вил Усма­нов та шөгыльләнә иде. Миңа уңыш бик тиз елмайды дип әйтә алам. Беренче ярыш­та ук үз үлчәү авырлыгымда икенче урынны яуладым һәм бу миңа стимул бирде. 1988- 1990 еллар минем өчен то­таш уңышлардан гына торды. Көрәш бәйгеләрендә һәрвакыт җиңү яуладым яисә призеры булдым, – дип искә ала бүген спортчы.

Марат унсигез яшендә Та­тарстан һәм Россия чемпио­ны булып таныла. Ил буенча рәттән өч турнирда җиңү яу­лый һәм 23 яшендә РСФСРның милли көрәш төрләре буенча спорт мастеры нормасын үти. Райондашыбыз татарча көрәш буенча күренекле тренер Илгизәр Димиевтан күнегүләр ала. Әлмәт шәһәрендә укы­са да, Марат Габидуллин һәрвакыт Мөслим команда­сы өчен чыгыш ясый. Укуын тәмамлагач, армия сафлары­на алына. Киров өлкәсендә ике ел хәрби хезмәтен үтәп кайткан егетне Баланлы урта мәктәбенә укытучы итеп ала­лар. Дүрт ел эшләгәч, яшь мөгаллим укуын Казан дәүләт педагогия институтының фи­зик культура бүлегендә дәвам итә. Кулына диплом алгач, хезмәт юлы көтелмәгән боры­лыш ала: “Баланлы” совхозын­да идарәче, соңрак совхозның җитәкчесе булып эшли. Со­вхоз белән җитәкчелек иткән чорларда да Марат спортка хыянәт итми. Хуҗалык коман­дасы белән кышкы спартаки­ада уеннарында катнашып, өч ел рәттән беренче урынны яу­лыйлар, башка төр ярышларда да сынатмыйлар.

Тормышларын спорт белән бәйләгәннәр аны беркайчан да ташлый алмый. Марат Га­бидуллин да кабат мәктәпкә әйләнеп кайта. Бүген ул Ми­хайловка мәктәбендә фи­зик культура фәненнән укы­та. Бер үк вакытта мәктәптә билбау көрәше түгәрәген җитәкли. Түгәрәккә йөрүче балалар өчен махсус киемнәр алуга да ирешкән тренер. Иганәчеләр ярдәме белән 30 мең сумлык спорт костюмы, мәгариф идарәсе системасы аша 16 мең сумга 10 пар бор­цовка тектергәннәр. Мондый махсус киемнәр республика мәктәпләрендәге бик сирәк спортчыларда гына бар икән.

– Моннан өч ел элек уку­чылар өчен татарча көрәш түгәрәге оештырган идем. Ләкин бу спорт төре буенча рай­онда ярышлар үткәрелмәгәч, конкуренция дигән әйбер булмагач, укучыларымның кызыксынуы бик тиз сүнде. Ә билбау көрәшенә бик яра­тып йөриләр. Араларында бик өметле спортчылар да бар. Быел республика чемпи­оннары булып калган Ринат Мөхәммәтов, Диләрә Сәетова, Ралина Камалетдинова, Алинә Солтанова, призерлар Рали­на Якупова, Адилә Нуриева – шундыйлар рәтендә. 236 уку­чы арасында узган турнир­да берьюлы алты укучымның җиңү яулавы минем өчен иң зур җиңү булды, – ди Марат абый.

Марат Габидуллинны бик күпләр Сабантуйлар батыры буларак та белә. Мөслим Сабан­туйларында үз үлчәү авырлы­гында сигез тапкыр – берен­че, ике тапкыр икенче урынны алуын да, ярышларда хөкемдар булуын да әйтергә кирәк. Та­тарча көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, Бөтенсоюз җиңүчесе исемнәре, йөзләгән Мактау грамотасы, дистәләгән медале булган Ма­рат абый җиңүләрен тыйнак кына кабул итә.

Марат абыйның әнисе улының татарча көрәшкә ке­реп китүенә җаны-тәне белән каршы булган, шуңа Сабантуй бәйрәмнәренә да йөрмәгән әни кеше. “Улыкаем берүк имгәнә күрмәсен!” дип теләгән теләкләре Ходайның “Амин!” дигән чагына туры килгәндер: Марат абый бер генә мәртәбә дә имгәнмәгән.

Марат абыйның теләге – киләчәктә җирлегебезгә дан һәм шөһрәт алып киләчәк егет- кызлар тәрбияләү. “Спортны яраткан яшьләр тормышта бер­кайчан да югалмый”, – ди та­нылган тренер.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев