Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СӨЯК САПЛЫ АЛМАЗ

Бик зур гөнаһ эшләдем мин. Инде ничә еллар шуны төзәтергә тырышам, булдырып булыр микән, белмим. Безнең әнкәйнең бирнә сандыгы бар иде. Бәләкәй генә йозак белән бикләнгән. Ул аны сирәк актарды, белмим, ямансулаган чагындамы, әллә әби-бабайларны искә алгандамы? Без, аның янына тезелеп, тын да алмый карап утыра идек.

АЛМАЗ Сандык тулы алтын-көмеш, гәүһәрләр чыкмаса да, әнисенең төсе итеп саклаган чаган кашыклар, ашка җыйгач, кунаклар алдына җәя торган киҗеле алъяпма кебек хатын-кыз кирәк-ярагы сакланды анда. Сандык төбендә шкатулка ятыр иде. Анда – ниндидер кәгазьләр, ул аларны укымады да, укытмады да. Соңгы тапкыр сандык актарганын, өйләнеп, башка чыкканнан соң, хәл белергә кергәч күрдем. Шкатулкасын ачты да: “Менә бабаңның пыяла кискече”, – дип, кулыма бер әйбер салды. Карасам – чып-чын алмаз. Сабын сөяктән үзе юнып, шомартып ясаган, әле пычак очы белән тишәргә тырышкан җире дә бар. Күп куллангандыр: сабы лакланган кебек – шоп-шома. Кәгазьләре арасыннан ярты дәфтәр бите алды да: “Менә бабаңнарның нәсел чылбыры”, дип миңа күрсәтте. Ә анда берсе астына берсе биш исем язылган. Язу – гарәпчә. Мин шул чакта үземнең ни дәрәҗәдә надан булуымны аңладым. Миңа ул хәрефләр ышкы йомычкасын гына хәтерләтте. Яңалифчә укый беләм мин. Әбекәй мәрхүмә, янына әбиләр җыеп, Коръәнне, “Мөхәммәдия”не оригиналда укый торган иде. Бик ялынсаң, гарәпчә дә хәреф танырга өйрәткән булыр иде, язмаган булгандыр инде. Гөнаһ шомлыгына: “Әнкәй, бир әле миңа!” дидем. Бирде, карышмады үзе. Мин аны “гарәпчә беләм” дигәннәргә дә күрсәтеп карадым, укып бирә алмадылар. Ә әнкәй аны укыткан булган, күрәсең, бер исемгә төртеп: “Менә монысы – Теләкәй морза”, – дигән иде. Әлеге язуны алып кайттым да бер китап эченә кыстырып куйдым. Бүгенгедәй күз алдымда, ә китабын таба алмыйм. Өч шкаф тулы китапның кайсында көтеп ята торгандыр. “Гөнаһ эшләдем” дип шуңа әйтәм, әгәр таба алмасам, нәсел җебен чуалтучы мин булып чыгам. Бер генә юл кала – Уфа губернасы архивына барып, исән чакта бу гөнаһны бетерү. Теләкәй морзаның Гәрәй кабиләсенең бишенче буыны икәненә барып чыктым. Ахунҗан бабай Теләкәйнең оныгы микән, малаеның оныгы микән – шунысын беләсе килә. Әткәй яклап нәсел җебен беләм мин. Алар сөйләвенчә, Казаннан өч туган чыгып китәләр дә, берсе – Бикбауда, берсе – Кәҗә авылында, безнең Латыйп бабай Тат. Бүләргә килеп төпләнә. Ныклы гаиләдән булганнардыр инде, Кәҗә авылындагы туган турында шундый риваять ишеткәнем бар. Авылдагылар җыелып, моны кысмакчы булалар. Ә ул астындагы көрпәсен (мендәрен) тартып чыгара да пычагы белән ярып җибәрә: “Сез тик торыгыз, менә шушы йон урынына туздырырмын!” – дип кисәтеп куя. Урыслар килгәннән соң, Кәҗә авылы Матвеевкага әйләнгәч, туганыбыз Сасыборынга күчеп китәргә мәҗбүр була, дип сөйлиләр иде. Латыйп бабай тугыз малай, дүрт кыз үстерә. Тат. Бүләрдә Миркасыймовлар, Сәлаховлар, Вәҗетдиновлар, Мирзаяновлар, Азиев (Һадиев), Низамовлар, Шәйгәрдановлар, Рәхимовлар һәм без – Латыйп токымыннан. Моңа кадәр мин аны Казаннан килгән дип йөргән идем. Минем кулга 1727 нче елның 30 октябрендә “По указу Его императорского величества” дип, надсмотрщик Кирилл Панков язган документ килеп керде. Ә анда Казанская дорога Билярская волость дип язылган. Шулай итеп, Биләрдән килгәндер дигән шик раслана. Зираттан алып Аркылы урамга кадәр Латыйп токымы утырганын да искә алып, Бүләргә (беренче исеме – Биләр), аннан, күршегә марилар килеп утыргач, авыл Тат. Бүләргә әйләнгәндер дигәнне расларга җөрьәт итәм. Зират капкасын керү белән менә монысы Латыйп бабай кабере дип күрсәткәннәре дә булды миңа. Якын бабамнарның исемен югалтмадым мин югалтуын. Улыма рәхмәт, минем бабайның кабере өстенә “Монда Казаннан күчеп килгән Латыйп улы Галим улы Таҗетдин улы Сәрвәртдин ята” дип язылган догалы таш алып кайтып куйды. Исемнәре югалмас, Аллаһ теләсә. Сөяк саплы алмаз әллә кайларга алып кереп китте. Бервакыт веранданың тәрәзәсен күгәрчен бәрелеп чатнатты. Шуның пыяласын алыштырганда 4-5 пыяла кискеч алып чыктым, роликлысы да, СССРда чыккан алмаз да бар. Кайсы үтмәсләнгән, кайсы әйләнми. Ә бабай мирасы гөжләтеп кисә. Юкса, бабыкайның бакыйлыкка күчкәненә дә җитмеш елдан артык. Кадерләп төреп, ераккарак яшереп куйдым. Сакларга инде бабам төсен, әнкәм төсен. Аллаһ насыйп әйләп, исемнәрен дә табып бетерсәм, өстән йөк төшә... Бер елны җырчы “Зилә Сөнгатуллина дворянка исемен кайтарган икән” дигән мәгълүмат күзгә чалынган иде. Мин андый нияттә түгел. Бер яктан морза нәселеннән булсам, икенче яктан ике тәрәзәле өйдә үскән ятим малай мин. Яшь барган саен бабайларны беләсе килү теләге арта икән ул. Мөмкинлек барда, белүче барда сораштырып калыгыз, соңыннан үкенерлек булмасын!Әнвәр СӘРВӘРОВ. Тат. Бүләр. 
Раушан Нигъмәтуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев