Мөслим-информ

Сочида туристлар диңгездәге зур өермәне (ТОРНАДОНЫ) төшереп алган (ВИДЕО)

Видеода судан торган зур багананың юкарып юкка чыгуы күренә, дип яза "Татар-информ".

Ял итүчеләр Сочи ярлары буенда барлыкка килгән зур су өермәсен (смерч) видеога төшергән.

Видеода судан торучы зур багананың юкарып юкка чыгуы теркәлгән. Өермә ярга чыкмый, шул сәбәпле, шәһәргә зыян салмаган.

Метеорологлар алдагы ике тәүлектә Краснодар өлкәсендә Кара диңгез буенда өермәләр кабатлану ихтималын җиткерә. Шуңа да җирле халык гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиеш, ди синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: