Мөслим-информ

Сәнгать мәктәбе укучылары лауреат

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә үткән «Без бергә чакта» исемле халыкара фестиваль-конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) I дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова (укытучысы Филүзә Шәрипова) I дәрәҗә дипломант, халык уен кораллары булеге укучысы Мансур Закиров III дәрәҗә лауреат, Айнур Госманов (укытучылары...

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә үткән «Без бергә чакта» исемле халыкара фестиваль-конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) I дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова (укытучысы Филүзә Шәрипова) I дәрәҗә дипломант, халык уен кораллары булеге укучысы Мансур Закиров III дәрәҗә лауреат, Айнур Госманов (укытучылары Азия Заhидуллина) I дәрәҗә дипломант, Закир Кәримов (укытучысы Дилбәр Салихзянова) III дәрәҗә дипломант булдылар. Румия Деникаева "Иң яхшы укытучы" дипломы белән, укучысы Язилә Кыямова алтын кубок белән бүләкләнде. Оештыру комитеты мәктәп дирекциясенә, балаларны конкурска әзерләгән hәр укытучыга рәхмәт хаты тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: