24 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Регина киләчәктә бала хокукларын яклыйм ди
Мөслимебездә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе барлыкка килде. Ул - Мөслим гимназиясе укучысы Регина Шәйгарданова. Регина 20 - 23 ноябрь көннәрендә Казанда "Пламя" лагерында яшь ярдәмчеләрне укыту буенча беренче сменада булып кайтты. Биредә катнашучылар өчен ТР юстициясе министры, ТР прокурор ярдәмчесе һәм хокук белән бәйле башка...
-
Укучылар БДИ бирү өчен гариза яза башладылар
2016 нче елда БДИ бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Чыгарыш сыйныф укучылары гаризаларын укыган мәктәпләренә тапшыралар.Үткән елгы чыгарылыш укучылары муниципаль мәгариф идарәсенә килеп гариза язалар.
-
ТНВ каналында Илфират Зәйниев чыгышын карагыз
Бүген Илфират Зәйнеев "Татар моңы - 2015" яшь башкаручылар телевизион конкурсында чыгыш ясый.
-
Кан бирүче – кеше гомерләрен саклап калучы
Яр Чаллы кан үзәге белгечләре бүген районда Донор көне үткәрде. Кан бирү өчен район үзәк хастаханәсенә бик күп райондашыбыз килгән иде. Белгечләр иң элек аларның сәламәтлеген тикшерде. Сәламәтлекләрендә төрле тайпылышлар булучылардан кала 49 кеше кан бирде. Алар арасында мактаулы донорлар да, беренче тапкыр гына кан бирүчеләр дә бар иде. Донорлар...
-
Волейбол ярышларына әзерлек
26 декабрь көнне Кыш Бабай кубогына волейбол буенча, хатын-кызлар арасында ярышлар узачак. Ярышлар Мөслим гимназиясе базасында 9:00 сәгатьтә башланачак.
-
Әлмәттән җиңү белән
21-22 ноябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә ТР бадминтон федерациясе кубогына Көньяк - Көнчыгыш лигасында ярышлар үтте. Анда 25 команда катнашты. Мөслимлеләр дә әлеге ярышларда актив катнашып зур җиңүләр яулап кайтты: Группа 2000 елгылар һәм кечерәкләр: 2 урында команда «Мөслим - I» Состав команды: - Айнур Җәлилов; -Рүзәл Ханов; - Инзилә Әхәтова;...
-
Мөслимдә WI-FI зона эшли
Район үзәгендә Dixis магазины яныннан алып "Туган якны өйрәнү" музеена тикле ачык WiFi зонасы эшли башлады. Интернет челтәренә тоташу тизлеге 512 кб/сек. Шундый ук ачык WiFi зонасы "Пушкин" скверда да эшли.
-
Сәнгать мәктәбе укучылары лауреат
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә үткән «Без бергә чакта» исемле халыкара фестиваль-конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) I дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова (укытучысы Филүзә Шәрипова) I дәрәҗә дипломант, халык уен кораллары булеге укучысы Мансур Закиров III дәрәҗә лауреат, Айнур Госманов (укытучылары...
-
Тат. Шуран егете Чистайдан диплом белән кайтты
2015 нче елның 20 нче ноябрендә Чистай шәһәрендә I Кояш Тимбикова исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. Әлеге укуларда "Хәзерге татар шигъриятендә зоопимнарның кулланылышы" дигән тема белән Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илдар Шаев катнашты һәм җиңүче дипломы белән кайтты. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы...
-
Ринат Сафиуллин икенче
21 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Чатыр - Тау Арена спорт комплексында Фирдәвес Гараев истәлегенә багышланган Көрәш буенча Республика турниры узды. Мөслим районы командасы әлеге ярышларда катнашып, Ринат Сафиуллин үз категориясендә 2нче урын алды. (Тренеры Сәетгалиев И.Н.)
-
Әниләр көне уңаеннан түгәрәк өстәл оештырыла
"Мизгел" яшьләр үзәге "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә Россиядә Әниләр көне уңаеннан яшь әниләрне түгәрәк өстәл артына җыя. Бүгенге көндә аларны борчыган сорауларга сәләмәтлек саклау, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсеннән компетентлы белгечләр җавап бирәчәк. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләр дип хәбәр итә үзәк белгечләре. Чара 26 ноябрь...
-
МТВ 20.11.2015
-
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан "Туган як" агрофирмасы механизаторы Нәгыймов Данил Якуп улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Бәйрәм уңаеннан
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә булды.