Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! "Намус" агрофирмасы алдынгысы

Метрәй авылы егете Сирин Шәйгәрданов – “Намус” агрофирмасында алыштыргысыз кеше. Киң профильле механизатор “Джон Дир” тракторы белән агрофирма басуларын иңли. Быел ул 800 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчкән.

 5-6 көннән Сирин чөгендернең рәт араларын эшкәртергә чыгачак. 4800 гектарлы әлеге басуда бу эшне башкару өчен уңган механизатор культиваторын ремонтлап куйды инде. Бүгенге көндә Сирин Шәйгәрданов “Джон Дир”га тагылачак “Амити” чөгендер комбайнын төзекләндерү белән мәшгуль.
Әлфинур Ногманова фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: