18 май 2018 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК: ЭРЕМЧЕК ПИЛМӘНЕ
"Сарман" газетасыннан эремчек пилмәне рецептын тәкъдим итәбез.
-
Авыл хуҗалыгы белгечләре җирнең дымын югалтмый эшләргә тырыша
Быел язгы кыр эшләре календарь сроктан шактый соңарып бара. Узган ел бу чорда тиешле мәйданның 84 процентында чәчү үткәрелгән иде инде. Бүгенге көндә район буенча 39 мең 100 гектарда чәчү эшләре үткәрелде. Бу – планның 67 проценты дигән сүз.
-
Синең улларың, Мөслим! "Намус" агрофирмасы алдынгысы
Метрәй авылы егете Сирин Шәйгәрданов – “Намус” агрофирмасында алыштыргысыз кеше. Киң профильле механизатор “Джон Дир” тракторы белән агрофирма басуларын иңли. Быел ул 800 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчкән.
-
Дөнья чемпионаты вакытында пилотсыз очу аппаратларын куллану тыелачак
Ограничительные меры будут действовать до 17 июля.
-
Җиңү арты - җиңү! Мөслим сәнгать мәктәбе уку елын уңышлар белән төгәлли
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “Тургай” фольклор ансамбле, Имбер Шәфыйков исемендәге “Моңлы курай” VII ачык республикакүләм курайчылар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Мөслимдә гаилә фермалары саны арта
Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелә.
-
Күптән көтелгән Үрәзмәт-Тат. Бүләр юлында ремонт эшләре башланды
6,12 км озынлыктагы юлга асфальт җәеләчәк. Шулай ук Үрәзмәт һәм Тат. Бүләр авылы урамнарына да асфальт түшәләчәк.
-
Мөслимдә күпфатирлы йортлар ишегалдын Европадагыча төзекләндерәләр
Мөслимнең Кооператив урамындагы 227, 229, 235, 237, 239 нчы йортлар ишегалдында, Европа стандартларына туры китереп, матурлау, төзекләндерү эшләре бара.
-
Шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны арткан
Район буенча шәхси хуҗалыкларда барлыгы 3549 савым сыеры тәрбияләнә. Бер елда аларның баш саны 106га арткан.
-
Мөслим бадминтончыларының чираттагы җиңүе
Түбән Камада Татарстан беренчелегенә узган бадминтон ярышларында безнең спортчылар матур нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Сәнгать мәктәбе укытучылары - россиякүләм бәйге җиңүчеләре
Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге россиякүләм методик эшләр конкурсының йомгаклау турында Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Азия Заһидуллина, Гөлназ Йосыпова, Алеся Латыйпованың иҗат эшләре I дәрәҗә лауреат исемен яулады.
-
ШАККАТТЫРДЫЛАР! Мөслимдә уку алдынгыларын хөрмәтләделәр
Кичә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында сәләтле балалар фествиле булып узды. Район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган әлеге тантанага ел әйләнәсе укуда, сәнгать, спортта үзләрен таныткан балалар чакырылган иде.
-
Роза Килькеева Мөслимдә гражданнарны кабул итте
Район хакимияте бинасының утырышлар залында ТР Президенты идарәсенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча җитәкчесе Роза Рифкатъ кызы Килькеева гражданнарны кабул итте.