Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым буенча бурычың бармы?

Салым органнары салым түләүчеләргә аларның соравы буенча салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар түләү турында белешмә бирергә бурычлы.

Белешмә салым түләүчене исәпкә куюның барлык урыннары буенча гаризада күрсәтелгән датага тутырыла. Белешмә бирү өчен иң күп вакыт 10 эш көненнән артмаска тиеш. Шул ук вакытта белешмә бирү буенча хезмәт күрсәтү вакыты 1 көннән 5 көнгә кадәр тәшкил итә. 
Кергән салым түләүләре турында казначылык мәгълүматлары эшкәртелгән датага белешмә кирәк булган очракта, белешмә кыска вакыт эчендә әзерләнә. 
Исәпкә берничә инспекциядә алынган очракта һәр инспекциядән мәгълүмат алу өчен өстәмә вакыт таләп ителә. 
Белешмәне кәгазьдә һәм электрон вариантта соратырга була. Сорау электрон рәвештә булганда белешмә салым түләүче адресына берничә сәгать эчендә электрон рәвештә җибәрелә. 
“Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша белешмәне кәгазьдә алуның вакыты һәм урыны турында белдерү җибәрелә. 

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР 
буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Фото– Рixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X