22 март 2019 яңалыклары
-
Бу кызыклы
Кошларның үз рекордлары һәм үз чемпионнары бар. Мәсәлән, иң зур араны – 22530 километрны – боҗраланган кыр үрдәге очып үткән.
-
Фәнни-гамәли конференция узды
Чарада 13 мәктәптән 17 укучы көч сынашты.
-
Кем түләргә тиеш?
– Җир паем бар. Җир участогымны хуҗалык арендалый. Шуның өчен миңа ашлык бирәләр. Ә физик затлар кеременә салымны кем түләргә тиеш? Әлеге сорауга район прокуратурасы җавап бирә.
-
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышы үтте
Утырышта алтыдан артык гаиләнең эше каралды, комиссия членнары тарафыннан аларга карата кисәтү ясалды һәм штрафлар салынды.
-
23 март көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
“Хастаханә клоунадасы” проекты дәвам итә (+ФОТОЛАР)
Аның кысаларында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре кечкенә пациентларга ярдәм итү чаралары алып бара.
-
Салым буенча бурычың бармы?
Салым органнары салым түләүчеләргә аларның соравы буенча салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар түләү турында белешмә бирергә бурычлы.
-
Казанга 1 сәгать оча идек
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп кече самолетлар һәм очучылар эшсез калды. Кече самолетларга махсус төшү юллары булмаса да ярый, алар теләсә нинди тигез җиргә утыра алалар. Сугыш чорында әзерләнгән очучылар да җитәрлек. Бу СССРга тиз арада җирле һава линияләрен сузарга мөмкинлек бирде. Ә алар бик тә кирәк иде.
-
Ә син түләдеңме?
Җирлегебездәге матур үзгәрешләрне һәркем күрә һәм бәялидер. Районыбызга кунак булып килгәннәрдән туган җиребез турында сокланулы фикерләр, югары бәя ишетү горурлык хисләре уята. Әлеге үзгәрешләр хөкүмәт программалары хисабына бара. Үзара салым да – хөкүмәт программасы. Халыктан җыелган акча хөкүмәтебез тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта.
-
Һәръяклап та матур булыйк!
19 март көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл үтте. “Наз” исеме астында үз эшчәнлеген башлаган клубның киңәйтелгән утырышында әти-әниләр проблемаларын, сорау-мөрәҗәгатьләрен уртага салып сөйләштеләр. Утырышта районның социаль яклау, опека бүлекләре, пенсия фонды бүлекчәсе вәкилләре, Минзәлә шәһәренең “Умырзая” тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.
-
Ир-егетнең асылы
Әлеге язманы әзерләргә алынгач, байтак кеше белән аралашырга туры килде. Кем белән генә сөйләшсәм дә, Тимергали Сәйфетдияров турында мактау сүзләре генә ишеттем. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә дә аны тырыш, эш сөючән хезмәткәр буларак хөрмәт итәләр. Әлеге оешмада ике дистә елдан артык эшли ул.
-
Каникуллар башлана
Быел укучыларның язгы каникуллары 23 мартта башлана.