Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ә син түләдеңме?

Җирлегебездәге матур үзгәрешләрне һәркем күрә һәм бәялидер. Районыбызга кунак булып килгәннәрдән туган җиребез турында сокланулы фикерләр, югары бәя ишетү горурлык хисләре уята. Әлеге үзгәрешләр хөкүмәт программалары хисабына бара. Үзара салым да – хөкүмәт программасы. Халыктан җыелган акча хөкүмәтебез тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта.

Җирлегебездәге матур үзгәрешләрне һәркем күрә һәм бәялидер. Районыбызга кунак булып килгәннәрдән туган җиребез турында сокланулы фикерләр, югары бәя ишетү горурлык хисләре уята. Әлеге үзгәрешләр хөкүмәт программалары хисабына бара. Үзара салым да – хөкүмәт программасы. Халыктан җыелган акча хөкүмәтебез тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта. Бу җирлегебезне төзекләндерү максатында күбрәк эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Тик моның өчен үзара салымны 25 мартка кадәр җыеп бетерергә кирәк. 26 марттан соң түләнгән үзара салым хөкүмәт тарафыннан арттырылмый. Башкарылган эшләрне күргән хәлдә кайберәүләрнең үзара салым түләргә теләмәве аңлашылып бетми. Сүз авыр тормыш хәлендәгеләр турында бармый. Андыйларның хәленә кереп, үзара салым күләме киметелгән очраклар аз түгел. 
Түләргә мөмкинлеге булып та, үзара салым түләүдән качарга тырышучылар да аз түгел. Социаль челтәрләрдә “үзара салымны түләмәсәң дә була” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Референдумда катнашучыларның 50 проценттан күбрәге үзара салым җыюны яклап чыккан икән – үзара салымны түләргә туры киләчәк. Әлеге норматив-хокукый актны үтәмәгән өчен штраф каралган. Узган ел үзара салым түләмәгән 300гә якын райондашыбызга карата үзара салымны тотып калу турында суд боерыгы алынган һәм суд приставларына тапшырылган. Аларга үзара салым белән бергә 200 сум күләмендә суд чыгымнарын да түләргә туры киләчәк. Моннан тыш әлеге райондашларыбызга ТР Административ хокук бозулар кодексы нигезендә 1000 сум күләмендә штраф та салына. Быел 41 райондашыбыз штрафка тартылган. 2200 сум урынына 1 мең сум түләү отышлырак кебек. 
Моңа кадәр чүп җыйган өчен акча үзара салым хисабыннан тотылып кала иде, диючеләр бар. Әйе, тик чүп җыю буенча илкүләм бердәм оператор кертелү сәбәпле, әлеге төр түләүне үзара салым хисабыннан башкарып булмаячак. (Оператор һәм аның тарифларын район билгеләми). Тик, чүп өчен аерым түләүне сәбәп итеп, үзара салымны 500 сум күләмендә генә түләү каралмаган. Үзара салым күләме һәркем өчен тигез – 1000 сум. 
Үзара салымны даими түләп баручылардан: “Үзара салымны түләмәгәннәр дә шушы суны эчә, безнең ярдәм белән салынган тротуардан йөри, уңайлыклардан файдалана” дигәнне ишетергә туры килә. Аларның нәфрәтләнүе аңлашыла да. Барыбыз да шушы җирлектә яши һәм халык өчен тудырылган уңайлыклардан һәрберебез файдалана! Бер-беребезне һәм туган җиребезне хөрмәт итәргә өйрәник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X